Сарут

кыяклылар семьялыгыннан үләнчел үсемлек ыругы

Сарут, Актамыр (лат. Elytrígia) — кыяклылар (Poaceae) семьялыгына керүче үләнчел күпъеллык үсемлекләр ыругы. 100 ләп төрне үз эчендә ала.

Сарут
Халыкара фәнни исем Elytrigia Desv., 1810
Таксономик ранг ыру
Югарырак таксон кыяклылар
Җимеш төре бөртекчә[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Энциклопедия природы Армении[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 9(3)[d], Энциклопедический словарь Гранат[d] һәм Tatarica энциклопедиясе

 Сарут Викиҗыентыкта

Таралу

үзгәртү

Ыруг вәкилләре Евразиянең уртача өлкәләреннән һәм төньяк-көнбатыш Төньяк Америкадан килеп чыгалар. Ике ярымшарның тышкы тропик өлкәләрендә үсә. Россиядә 10 төре билгеле. Татарстанда 4 төре таралган. Иң таралганы — шуышма сарут (E. repens). Сирәк кенә далаланган сөзәкләрдә, күлчәсыман сарут (E. loliodes), арадаш сарут (E. intermedium) һәм бәссыман сарут (E. pruinifera) очрый.[1]

Фотосинтез төре

үзгәртү

Сарут (Poaceae) — <sub id="mwFQ">C4</sub> фотосинтезына ия булган үсемлекләр тибына карый .

Ботаник тасвирлау

үзгәртү

Тамырчасы горизонталь, бау рәвешендә. Сабаклары туры, эчләре куш, яфраклы, шома.

Яфраклары чиратлашкан, яссы, туры, шома, җиңсәле кыяклар.

 
Сарутның башакчыклары

Башаклар утырма, нигездә башак кабыкларында изелгән урыннар була, бу урыннар орлык койганда ватыла. Һәр башак чәчәк төркеме күчәренә таба озын ягы белән борылган (күлчәдән аермалы буларак) . Башак кабыклары кильсыман түгел, ачык ян сеңерләре бар. Чәчәкләре кечкенә, саргылт-яшел. Июнь—июль айларында чәчәк ата. Мезофитларга карый.

Җимешләре — бер орлыклы орлыкчалар, сентябрьгә өлгерәләр.

Бәссыман сарут ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Төрләр

үзгәртү

Икътисади әһәмият һәм куллану

үзгәртү

Терлек азыгы.

Басуларда авыр бетерелә торган чүп үләне.

Медицинада дару үләне буларак кулланыла. Тамырчаларында крахмал, шикәр, аскорбин кислотасы, каротин, лайла, шулай ук аз өйрәнелгән гликозидлар бар. Тамырчасы дару буларак кулланыла, ул яз башында яки көз ахырында җыелырга тиеш, чөнки бу вакыт арасында анда зарарлы матдәләр барлыкка килә. Аның сидек кудыру, кан туктату, тир кудыру, йөткертү үзлекләре бар. Гомеопатиядә дә кулланыла, аларда шикәрле матдәләр һәм тритицин бар, һәм аларны ашарга мөмкин. Тибет медицинасында, нигездә, үсемлекнең яшел өлешләре генә кулланыла[2] .

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Сарут :: Татарская энциклопедия TATARICA
  2. Энциклопедический словарь лекарственных, эфирномасличных и ядовитых растений. — 1951. — С. 34.

Әдәбият

үзгәртү
  • Мартыненко В. А., Груздев Б. И. Определитель сосудистых растений окрестностей Сыктывкара. — Екатеринбург: УрО РАН, 2005. — С. 211.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү