Сария Вәлиуллова

Сария Вәлиуллова (3 март 1939, Иске Суыксу, Буа районы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ) — сыер савучысы, шагыйрә.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Вәлиуллова Сария Вахит кызы 1939 елның 3 мартында Иске Сукысу авылында туган. Әти-әнисе олы  хөрмәткә лаек дини кешеләр була. Әтисе биш вакыт намазын укыган, дин тыелган вакытта да азан әйтеп, авыл халкын шатландырган. Колхоз эшеннән дә калмаганнар.

 “Мәктәпне бик яхшы билгеләргә генә тәмамладым. Укытучыларыма сүзем дога булып барсын”, -дигән рәхмәт сүзләрен еш кабатлый ул. Сугыш чоры баласы ул, җиденче сыйныфны бетереп, теләсә нинди эшкә яраклы колхоз эшчеләре булган алар. Укыган вакытта ук башак җыйган, көлтә бәйләүдә катнашкан балалар сафында ул. Бер башак та кадерле  чакларны еш искә ала Сария апа.  Соңрак  арыш суккан, ат җиккән .

   Шулай итеп җиткән кыз булып, 1963 елның 3 мартында Яңа Суыксу авылы егете Рәискә  тормышка чыга. Иптәше дә сугыш елы баласы. Кайнатасы сугышта үлгән, кайнанасы   биш бала белән тол  калган .

    Фермага эшкә урнаша Сария апа,  иптәше шофёр булып эшли. Шулай икәү тырыша торгач, йорт салалар.  Сария апа һаман хезмәттә, кайнанасы  балалар үстерергә булыша . Ул чакта 25 әр сыерны кул белән савалар,  40 литрлы бидоннарны җилкәләренә күтәреп ташыйлар .   Бер урында эшләп 43 еллык стаж белән 1994 елда пенсиягә чыга ул.

Иҗтимагый тормышы үзгәртү

. .. Гомернең узганы сизелми  дә, хәзер инде  80 яшенә якынлаша.  Бала чакта әтисеннән өйрәнеп  гарәп хәрефләре  дини  китаплар укырга нигез була.   Авыл китапханәсенең дә кадерле кунагы ул,  әдәби китаплар күп укый, шигырьләр, бәетләр яза. Күбесе юбилейларга, туган көннәренә котлаулар, якыннарына бәет язуны сораучылар  да шактый. “Кайбер чакларымда төнлә дә торып язам”,-дип искә ала Сария апа.  Күп еллар китапханәдә шигърият сөючеләр өчен оештырылган “Каурый каләм” клубына йөри. Туган авылын  бик ярата, авылыма багышлап язган “Суыксума” дигән шигыре 2007 елда  “Байрак” район газетасында  басыла.



Суыксуыма.


Суыксуым бит бик борынгы авыл,

Иксез-чиксез иген кырлары.

Сабан туйларында мәйдан тота

Суыксуымның батыр уллары.

 Суыксуларда тудым, монда үстем.

 Һәр кешесе- минем туганым.

  Һәрберсе-эшкә уңган халык,

 Начарлары бездә юк аның.

Иген чәчә халык, иген ура,

Эштә талмый халкым куллары.

Кырлар корабында иген суга

Авылымның батыр уллары.

Авылымның якын киләчәге

Булса иде уңган кулларда.

Яшьләребез- киләчәккә терәк,

Ялгышмаслар барыр юлларда.

Иртә таңда азан ишетәбез,

Авылыбызга иңә бәрәкәт.

 Халкым күңеленә иман иңә,

 Күңелебез дә була сәламәт.

 Шушы шигырем сәлам булсын иде

Авылымның барлык халкына.

Тыныч еллар,сәламәтлек телим

Суыксуымның яше-картына.