Санти Гуччи Фиорентино (итальян телендә: Santi Gucci Fiorentino; 1530, Флоренция1600, Ксёнж-Вельки, Речь Посполитая) — Польша корольләре хезмәтендә итальян архитекторы һәм сынчысы. Стефан Баторий, Сигизмунд II Август, Ге́нрих III Валуаның сарай яны рәссамы. Соң Яңарыш һәм маньеризм стилендә иҗат иткән.

Җенес ир-ат
Ватандашлык Реч Посполита
Туу датасы 1530[1]
Туу урыны Флоренция, Флоренция җөмһүрияте[d]
Үлем датасы 1600[2]
Үлем урыны Ксёнж-Вельки[d], Мехувский повет[d], Малопольское воеводство[d], Польша
Һөнәр төре сынчы, мигъмар
Башкарган вазыйфа придворный художник[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
 Санти Гуччи Викиҗыентыкта
Мәрьям Ана часовнясында (Вавель) король Стефан Баторийның табут өсте

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Флоренциядә озак художество традицияләр белән гаиләдә туган. Әтисе – Флоренция Санта-Мария-дель-Фьоре кафедраль соборы реставраторы Качча Бандинеллидан өйрәнгән. Рәссам Франческо Камиллианиның ир туганы. Һөнәри эшен 17 яшендә Италиядә башлаган. Аның иҗатында Яңарыш чорының итальян да, һолланд да сәнгатьнең зур йогынтысы сизелә.
1560-ынчы елларда Польшага килгән. Үз чорының иң уңышлы һәм җимешле рәссамнарның берсе булып Гуччи Польшаның бөтен өлешләрендә магнатлар һәм мәшһүр кешеләрнең рәт сараен реконструирлаган. Алар арасында Вислада Янковицеда Фирлеев кальгасы булган (1565–85), анда ул шулай ук җирле приход чиркәвендә маньеризм стилендә табут өсте сыннарын ясаган (якынча 1586). Епископ Пётр Мышковский өчен Ксёнж-Велькида яңа сарай төзегән (1585–95), шулай да ул безнең заманнарга кадәр сакланып калмаган. Ул шулай ук Краковта Лобжув сараен төзегән, Пиньчувта кальганы (1591–1600) һәм тулы рәт бинаны киңәйткән.
Польша аксөякләренең күп табут өсләренең авторы. Кайбер өйрәнүчеләр фаразынча Гуччи Гроднода Стефан Баторий өчен король резиденциясенең (шулай аталган Иске кальганың янә корылышының авторы, әмма бу юрама файдасына язма чыганакларда шәһадәт юк.
Зур казанышлары өчен Санти Гуччига шляхетлык бирелгән булган.

Галерея

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Krystyna Sinko, Santi Gucci Fiorentino i jego szkoła, Kraków 1933.