Салават Фәтхуллин

Салават Фәтхуллин (4 май 1947 ел) — сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны, табиб-хирург. 1973 елдан Акъяр үзәк район хастаханәсе хирургы, 1976-1992 елларда һәм 1996-2019 елларда — хирургия бүлеге мөдире. Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1997), ССРБ-ның сәламәтлек саклау отличнигы (1984), «Мактаулы Билгесе» (1986) һәм Салават Юлаев (2007) орденнары кавалеры. Хәйбулла районының мактаулы гражданы (2015).

Салават Фәтхуллин
Туган 4 май 1947(1947-05-04) (76 яшь)
Юлдыбай, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб, хирург

Биографиясе үзгәртү

Салават Һидият улы Фәтхуллин 1947 елның 4 маенда Башкорт АССРның Зилаер районы Юлдыбай авылында туа.

ВЛКСМ-ның ХV еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый.

Бер еллык интернатурадан соң хезмәт юлын 1973 елда Акъяр үзәк район хастаханәсе хирургы булып башлый.

1976-1992 һәм 1996-2019 елларда — хирургия бүлеге мөдире.Салават Һидият улы лаеклы ялга чыкканчы яшьләр өчен югары квалификацияле остаз була. Тәҗрибәле хирург буларак, ул үз белеме белән теләп уртаклаша, яшьләрнең белемен арттыруда актив катнаша. Коллективында да, район халкы арасында да абруй казана.

Үз һөнәренең остасы, гражданлык һәм шәхси сыйфатлары белән үрнәк булган җаваплы коллегаларын Акъяр район үзәк хастаханәсе коллективы 2019 елның 30 сентябрендә лаеклы ялга озата[1].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1997) ССРБ-ның сәламәтлек саклау отличнигы (1984) «Хөрмәт Билгесе» ордены (1986) Салават Юлаев (2007) ордены Хәйбулла районының мактаулы гражданы (2015) район хакимиятенең, Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының, Башкортстан Республикасының күп санлы мактау кәгазьләре[1].

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү