Саклан! татар халык уены.

Саклан!
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
өй алды
Физик активлык

Уйнау тәртибе

үзгәртү

Койма яисә стена янына уйнаучыларның санына карап биштән егерме адымга кадәр ераклыкта коймага параллель итеп җеп тарталар. Уйнаучыларның берсе җепнең тышкы ягына чыга, башкалар җеп белән койма арасында кала. Тышта калган уенчы җеп буенча йөгереп: «Саклан бер, саклан ике, саклан өч!» дип йөри. Соңгы сүзне әйткәндә җитез генә җепнең эченә сикереп кереп берәрсен әбәкләп, «Эләкте!» дип кычкыра һәм җепнең тышкы ягына сикереп чыга. Башкалар, «Эләкте!» сүзен ишеткәч, өчкә кадәр кычкырып саныйлар. «Өч» сүзеннән соң, өлгерә алсалар, тыштан кергән кешегә алар суга алалар. Шулай икенче якка чыкканчы сугып өлгерсәләр, тоту саналмый һәм ул уенны яңадан кабатларга тиеш була. Сугып өлгерә алмасалар, хәзер инде икәүләп баягы кебек, «бер, ике, өч!» дип санап эчкә сикереп керәләр һәм икесе ике кешене алып чыгарга тырышалар.

Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Уенның шундый кагыйдәләре бар: тотучылар җептән кире атлап чыкканда кулга-кул тотынып парлап чыгарга тиеш. Сикереп чыкканда җепне ычкындырсалар я өзсәләр, җеп эчендәгеләр моңа тикле тышта булганнарны куарга тотыналар. Берәрсе тотылса, тоткан кеше җеп янына кадәр тотылганның аркасына атланып килә. Эч ягындагылар җепне ычкындырса яки өзсә, тыштагылар эчтәгеләрне куып китә.

Уен эчтәгеләр урланып беткәнче дәвам итә.

Чыганаклар

үзгәртү