Садыйк Әхтәмов (1877)

Садыйк Әхтәмов (19 март 1877(1877-03-19), Тутай, Балтай вулысы, Тәтеш өязе, Казан губернасы, Россия империясе — гыйнвар 1926, Казан, РСФСР, СССР) — сәясәтче. 1905-1907 еллар инкыйлабында катнашкан. 1918 елдан Мөселман комиссариятендә эшләгән, Казанны штурмалауда катнашкан. 1919-1920 елларда «Красная Звезда» агитпарахутының агитаторы. 1920 елдан Төркистан АССРда фирка эшендә.

Садыйк Әхтәмов
Туган 19 март 1877(1877-03-19)
Тутай, Балтай вулысы, Тәтеш өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән гыйнвар 1926 (48 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре сәясәтче

БиографиясеҮзгәртү

Садык Мөхәммәтҗан улы Әхтәмов 1877 елның 19 мартында Казан губернасы Тәтеш өязе Тутай авылында (хәзер Татарстан Республикасының Апас районы) хәерче крестьян гаиләсендә туа.

1905 елның революциясе[1] вакытында Кавказга китә,анда 1904-1905 елларда «Тифлисский листок» газетасында эшли.

Соңрак, эзәрлекләүдән качып, Түбән Новгородка китә, анда «Волгарь» типографиясендә эшли[2].

1917 елгы революцияне Әхтәмов Харьковта каршы ала, шәһәрне яулап алуда катнаша.

1917 елда Казанга күчеп килә.

1918 елда Иҗтимагый совет комиссары итеп сайлана,өязләргә чыга, эшчеләр белән очраша[3].

Садык Мөхәммәтҗан улы иҗади шәхес була, сәнгать һәм театрны ярата. Мәшгульлек зур булуга карамастан, вакыт - вакыт үзешчән артистлар катнашкан спектакльләр кую белән шөгыльләнгән. Спектакльләрдән кергән акчаны Әхтәмов Сөембикә манарасын ремонтлауга юнәлдерде. Ул «Эш» газетасы битләрендә актив басылып чыкты.

Үз язмаларында һәм халыкка мөрәҗәгатьләрендә Әхтәмов тарихи һәйкәлләрнең кадерен белергә, аларны нәсел-нәсәп өчен сакларга чакырды.

1918 елда С. Әхтәмов Казан өчен ак чехларга каршы көрәшләрдә катнаша.

1919 елның җәендә «Кызыл Йолдыз» пароходында агитатор-инструктор булып эшли. Бу вазыйфада ул 1919 ел ахырына кадәр эшли.

1919 елның ноябрендә Әхтәмов көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының II Бөтенроссия съездында катнаша.

1920 елдан бирле Төркестан АССРда партия эшендә була.

Соңгы елларда Садык Мөхәммәтҗан улы Тәтеш районында торган.

С.М.Әхтәмов 1926 елның гыйнварында вафат була.

ХәтерҮзгәртү

1929 елның 16 маенда Казанның Аркылы Екатерина урамына Әхтәмов исеме бирелгән[4].

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999 — С. 52.
  2. Общественно-политическая и деловая газета Нижегородская Правда. Взлет и падение «Волгаря». әлеге чыганактан 2014-02-21 архивланды. 2014-02-11 тикшерелгән.
  3. Народный комиссариат государственного призрения
  4. Ул. Ахтямова г. Казань

Тышкы сылтамаларҮзгәртү