Сабиха Зия Бенгюташ ( төр. Sabiha Ziya Bengütaş; 1904, Истанбул - 2 октябрь, 1992, Әнкара) - беренче төрек хатын-кыз скульпторы[1].

Сабиха Бенгюташ
Туган телдә исем төр. Sabiha Bengütaş
Туган 1904
Истанбул, Госман империясе
Үлгән 2 октябрь 1992(1992-10-02)
Әнкара, Төркия
Ватандашлыгы  Төркия
Һөнәре рәссам, сынчы

 Сабиха Бенгюташ Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Сабиха Зия Истанбулда 1904 елда туган[2]. Аның сеңлесе һәм олы абыйсы була[3]. Сабиха Эйюбсолтан Нумуне мәктәбендә укый, хәзерге вакытта Эйуптагы Анатолия урта мәктәбе дип атала. Аннары ул дүрт ел Дамаскта ( Сирия, ул вакытта Госман империясе составында) яши, анда әтисе хәрби хезмәткә җибәрелә[4]. Анда Сабиха Зия укуын дәвам итә, бер ел Франция католик мәктәбендә укый[3]. Өйгә кайткач, гаиләсе Бююкада утравында урнаша, һәм ул урта белемне Кёпрюлю Фуат-паша мәктәбендә тәмамлый. 1920 нче елда Сабиха Истанбул сынлы сәнгать академиясендә ( госман. Sanayi-i Nefise Mektebi‎ хәзерге Мимар Синан университеты) сәнгать укый. Ул үз сыйныфында беренче хатын-кыз укучы була[3]. Укытучылары арасында рәссам Фейхаман Дуран булган[1]. 1924-нче елда Сабиха Римдагы (Италия) Сынлы сәнгать академиясендә уку өчен дәүләт стипендиясенә лаек була, һәм ул скульптор Эрменеджильдо Луппи (1877–1937) остаханәсендә тәҗрибә туплый[3].

Соңрак, Сабиха Зия дипломат һәм шагыйрь Абдулхак Хәмит Тарханның оныгы Шакир Эмин Бенгуташка кияугә чыга. Ул еш ирен озатып чит илләргә йөри. Ирле-хатынлы пенсиягә чыккач Әнкарада Мальтепе районында урнашалар. Сабиха соңрак ялгызлыгын яктыртучы Нурол исемле кыз тудыра[2][3].

Сабиха Зия Бенгюташ 1992 елның 2 октябрендә Әнкарада вафат була[3].

Сәнгать үзгәртү

1925 нче елда Истанбулның Галатасарай кварталында Сабиха Зиянең өч бюсты күргәзмәдә тәкъдим ителде. Киләсе елда аның өч бюсты да бер урында күрсәтелә. Аның кайбер әсәрләренең бер өлеше танылган кешеләр: шагыйрь Әхмәт Хашим (1884? –1933), драматург һәм шагыйрь Абдулхак Хәмит Тархан (1852–1937), беренче мөселман актрисасы Бедия Муваххит (1897–1994), генерал һәм дәүләт эшлеклесе Али Фуат Джебосой (1882–1968), Төркиядә беренче ханым Мевхиба Инөнү (1897–1992) һәм сәясәтче Хәсән Али Юджел (1897–1961) .

1938 елда Сабиха хәзерге Төркиягә нигез салучы Мостафа Кемал Ататөреккә (1881–1938) һәм генерал һәм дәүләт эшлеклесе Исмәт Инөнүгә (1884–1973) багышланган скульптура өчен ике конкурста төп призны ала. Ататөрек сыны элеккеге Президент сарае Чанкай бакчасына, ә Инөнү сыны Муданья килешүчәнлек истәлегенә Муданьяда урнаштырыла (1922). Ул шулай ук Италиянең скульпторы Пьетро Каноникиның 1928 елда Истанбулның Таксим мәйданында төзелгән Республика һәйкәле өстендә эшләгән вакытта ярдәмчесе булган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Sabiha Behgütaş. Biyografya. 2018-03-22 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 Sabiha Bengütaş. İstanbul Kadın Müzesi. әлеге чыганактан 2018-04-05 архивланды. 2018-03-22 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Sabiha Ziya bengütaş (tr). Sabiha Bengütaş. әлеге чыганактан 2017-06-22 архивланды. 2018-03-22 тикшерелгән.
  4. Tırnakçı, Hazal {{{башлык}}}(төр.). — Gaia Dergi.