Рөстәм Шаһиев
Рөстәм Раил улы Шаһиев - озын арага йөгерүче спортчы, җиңел атлетика буенча халыкара күләмдә спорт остасы, Универсиада призёры.
Рөстәм Шаһиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Рөстәм Раил улы Шаһиев |
Туган | 23 январь 1963 (51 яшь) Ульяновск , РСФСР, ССРБ |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Һөнәре | спортчы, марафончы |
Җефет | Наталья |
Ульяновск шәһәрендә туган. И.Н. Ульянов исем. Ульяновск педагогия университетының физик тәрбия факультетын тәмамлый. Күп санлы халыкара марафоннарда, дөнья кубогы ярышларында, Европа чемпионатында катнаша.Спортта уңышка ирешү өчен ай саен 500-1000 км йөгерә. 1987 елдан 1994 елга кадәр марафон йөгерүе буенча илнең (ССРБ) җыелма такымы әгъзасы була.Хатыны Наталья – шулай ук халыкара күләмдә спорт остасы.
Спортта ирешкән уңышлары:
1986 - ССРБ һәм РСФСР халыклары Спартакиадасы – алтын медаль
1988 - 10 мильгә йөгерү буенча Европа кубогы - бронза медаль
1989 – XV Бөтендөнья Универсиадасы (Дуйсбург) - көмеш медаль
1989 – Бертуган Знаменскийлар Мемориалы – 10 км га йөгерүдә бронза медаль
1990 – РСФСР халыклары Спартакиадасы - 10 км га йөгерүдә алтын медаль
1991 - Себер халыкара марафоны (Омск) – алтын медаль – 2:16.54
1994 - Себер халыкара марафоны (Омск) – алтын медаль - 2:17.05