Рөстәм Исмаков (4 март 1958 ел) — тау инженеры. Техник фәннәр докторы (2007).

Рөстәм Исмаков
Туган 4 март 1958(1958-03-04) (66 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Һөнәре Нефтяник (стадион, Ишимбай)
Эш бирүче Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Биографиаясе үзгәртү

Исмаков Рөстәм Әдип улы 1958 елның 4 мартында Уфада туган. 1980 елда Уфа нефть институтын «Нефть һәм газ скважиналарын бораулау» белгечлеге буенча тәмамлаганнан соң Уфада эшли. 1985 елда «Разработка композиционно-полимерной смазки и технологии её применения для улучшения показателей работы шарошечных долот» темасына кандидатлык диссертациясе уңышлы яклый.

1986 елдан алып гыйльми-тикшеренү секторының начальник урынбасары, 1987 елда — начальник,, 1988-2007 елларда өлкән гыйльми хезмәткәр вазифасын башкара. 2006 елда "Совершенствование геомеханического и триботехнического обеспечения работы системы «скважина — скважинная жидкость — инструмент» темасына докторлык диссертациясе яклый[1].

2009 елда — нефть һәм газ скважиналарын бораулау кафедрасы мөдире, 2014 елдан фәнни һәм инновацион эшләр буенча проректор. Фәнни эшчәнлеге «скважина-скважинадагы сыекча-инструмент» системасының триботехник һәм геомеханик аспектларын, эшләү тотырыклыгын өйрәнүгә багышланган. Тикшеренүләренең нәтиҗәләре Одопту-диңгезе яткылыгында (Сахалин утравы) вертикальдән үтә еракка чигенгән скважиналарны бораулауда файдаланылган.

130 дан артык фәнни хезмәт, шул исәптән вузлар өчен укыту‑методик кулланмалар, 12 уйлап табу авторы.. Өч фән кандидатын әзерләгән[2].

Диссертация советы әгъзасы, Россия Табигый фәннәр академиясенең (Идел-Чулман бүлеге) әгъза-корреспонденты.

Мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Россия Федерациясенең мактаулы нефтьчесе (1998)
  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2015).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Исмаков Рустэм Адипович, archived from the original on 2021-10-04, retrieved 2021-11-28 
  2. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок Проблемы сбора,подготовки и транспорта нефтепродуктов = не указан текст

Сылтамалар үзгәртү

  • Исмаков Рөстәм Әдип улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Исмаков Рустэм Адипович 2021 елның 4 октябрь көнендә архивланган.