Рөстәм Аипов (1 август 1946 ел) — ССРБ һәм Россия радиоинженеры, укытучы. Техник фәннәре докторы (2007), профессор (2007). РФ‑ның мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2009). Җиңел атлетика буенча ССРБ-ның спорт мастеры (1969).

Рөстәм Аипов

Биографиясе үзгәртү

Рөстәм Сәгыйть улы Аипов 1946 елның 1 августында Сембер өлкәсенең Николаевка авылында туа.

1971 елда Свердловск шәһәрендә Урал политехник институтын тәмамлаган, «Радиоэлектрон кулламалар» белгечлеге буенча радиоинженер. Аннары Уфа элемтә аппаратурасы заводында хезмәт юлын башлый.

1969 елда җиңел атлетика буенча «ССРБ-ның спорт мастеры» исемен ала.

1973 елдан Уфа авиация институты укытучысы.

1998 елда Башкорт дәүләт аграр университетында укыта башлый (авыл хуҗалыгы электр җиһазларын автоматлаштыру һәм куллану кафедрасы мөдире, 2000-2002 елларда һәм 2011 елдан электр машиналары һәм электр җиһазлары кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 2000-2011 елларда энергетика факультеты деканы).

2007 елда докторлык диссертациясе яклый.

2009 елда «Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре» мактаулы исеменә лаек була.

Гыйльми эшчәнлеге авыл хужалыгын электрлаштыруга багышланган. Россия электротехник фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы. 175 тән артык фәнни хезмәт, 2 монография, 26 патент һәм 42 уйлап табу авторы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган энергетигы
  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2009)
  • Җиңел атлетика буенча ССРБ-ның спорт мастеры (1969)

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

    • Линейные электрические машины и приводы на их основе. Өфө, 2003
    • Основы построения и теории линейных асинхронных приводов с упругими накопителями энергии. Өфө, 2006

Сылтамалар үзгәртү