Рәшит Зәйнуллин (25 гыйнвар 1945 ел) — галим-инженер механик. 1963-1997 елларда Уфа нефть институты һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты укытучысы; 1997-2009 елларда Уфадагы «Катлаулы техник системаларны хәвефсез эксплуатацияләү» гыйльми үзәк директоры, бер үк вакытта 2002 елдан Энергоресурсларны транспортлау проблемалары институтының бүлек мөдире, 2005 елдан — баш гыйльми хезмәткәре. Техник фәннәр докторы (1987), профессор (1994). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2005).

Рәшит Зәйнуллин

Биографиясе үзгәртү

Рәшит Сибәгать улы Зәйнуллин 1945 елның 25 гыйнварында Төркмән ССР-ның Ильялы авылында туган. Балалык һәм яшүсмер еллары Башкорт АССРның Күгәрчен районы Йомагуҗа авылында үткән.

1961 елда Йомагужа урта мәктәбен тәмамлаган.

1963-1968 елларда Уфа нефть институты студенты. Югары белем алганнан соң, Чиләбе политехник институты аспирантурасына укырга керә.

Хезмәт юлы үзгәртү

1963-1997 елларда Уфа нефть институты һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты укытучысы: ассистент, өлкән укытучы, доцент, «Нефть аппаратлары төзү технологиясе» кафедрасы профессоры.

1974 елда кандидатлык һәм 1987 елда — докторлык диссертациясе яклый.

1997-2009 елларда Уфадагы «Катлаулы техник системаларны хәвефсез эксплуатацияләү» гыйльми-техник үзәк директоры, бер үк вакытта 2002 елдан БР Фәннәр Академиясенең Энергоресурсларны транспортлау проблемалары институтының (ИПТЭР) «Техник системаларның ышанычлыгы һәм хәвефсезлеге» бүлеге мөдире,

2005 елдан — баш гыйльми хезмәткәре.

Гыйльми эшчәнлеге коррозияле мөхиттә басым астында эшләгән нефть-газ корылмалары һәм торба үткәргечләр хәвефсезлеге проблемалары белән бәйле. Аның җентекле тикшеренүләре — тышлыклы типтагы ресурс корылмалары техник системалары хәвефсезлеге; металлның механик-химик зарарлануы; көпшәләр, аппаратлар һәм торба үткәргечләрнең сыйфатын күтәрү; корылмаларның калдык ресурсларын диагностикалау һәм бәяләү — Башкортстан Республикасында, Россия Федерациясендә һәм БДБ илләре нефть-химия һәм газ сәнәгать тармаклары предприятиеләрендә («Башнефтехим», «Транснефть» Акционерлар Компаниясендә, «Башнефть» Акционерлар Җәмгыятендә, «Салаватнефтемаш», «Уралхиммаш») кулланыла.

10 нан артык ачыш танытмасы һәм патент, 450-дән артык гыйльми хезмәт, 18 монография һәм китап авторы.

БР-ның «Энергия ресурслары транспорты проблемалары институты» Дәүләт унитар предприятиесе янындагы диссертация советы составына керә.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2005)

Чыганаклар үзгәртү

  • Зайнуллин, Рашит Сибагатович. Предельное состояние элементов трубопроводных систем / Р. С. Зайнуллин, А. Г. Вахитов; под ред. Е. М. Морозова. — Уфа : [б. и.], 2005. — 418, [2] с. : ил., табл.; 21 см. Изложены научные основы оценки предельного состояния конструктивных элементов различных конструкций в том числе сосудов, аппаратов и трубопроводов. Для специалистов, аспирантов и студентов. Пособие для специалистов.

Әдәбият үзгәртү

  • З. Р. Абдурашидова. «Юмагузино. История в делах и судьбах»

Сылтамалар үзгәртү

    • энциклопедия-урала.рф/index.php/Зайнуллин_Рашит_Сибагатович Зәйнуллин Рәшит Сибәғәт улы Энциклопедия Урала.
    • Россия дәүләт китапханаһы. Зәйнуллин Рәшит Сибәғәт улы
    • yumaguza.ru/publ/gordimsja/rashit_sibagatovich_zainullin/4-1-0-27 Зәйнуллин Рәшит Сибәғәт улы тураһында. Йомағужа модель китапханаһы.
    • wiki02.ru/encyclopedia/Zaynullin_Rashit_Sibagatovich/t/5135

Искәрмәләр үзгәртү