Рәшит Бадыйков

медицина фәннәре докторы

Рәшит Бадыйков (1932 ел) — совет һәм Россия табиб-хирург-онкологы, медицина фәннәре докторы. Башкорт АССР-ның атказанган табибы (1975). РСФСР-ның атказанган табибы (1986). Салават Юлаев ордены кавалеры (2002). Уфаның мактаулы гражданы (1994).

Рәшит Бадыйков
Туган 20 июль 1932(1932-07-20) (91 яшь)
БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Рәшит Газиз улы Бадыйков1932 елның 20 июлендә Башкорт АССР ның Чакмагыш районы Метрә-Әюп авылында крестьян гаиләсендә туа.

1942 елда, Бөек Ватан сугышы чорында, ун яшендә Р. Г. Бадыйков колхозда хезмәт эшчәнлеген башлый, өлкәннәр белән беррәттән эшли[1].

1950 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә һәм аннан 1956 елда дипломлы белгеч булып чыга. 1956-1960 елларда Туймазы районының Кындры авыл участок хастаханәсендә табиб-хирург булып эшли. 1960-1962 елларда Башкорт дәүләт медицина институтының Гомуми хирургия кафедрасында клиник ординатурада укый.

1962 елдан — хирург-онколог, 1966 елдан — Башкортстан Республикасының Онкология диспансерында гомуми онкология хирургия бүлеге начальнигы. 1968 елдан Р. Г. Бадыйков гомуми онкологиянең хирургия бүлеге базасында торакаль онкология бүлекчәсен оештыра. Н. Н. Блохин исемендәге онкология фәнни-тикшеренү үзәге һәм П. А. Герцен исемендәге Мәскәү Фәнни-тикшеренү онкология институтлары белән хезмәттәшлек итә.

Торакаль онкология бүлеге мөдире вазыйфасында озак еллар эшләү дәверендә Р. Г. Бадыйков 13 меңнән артык катлаулы операция ясый. 1968 елда аңа Башкорт АССР-ында иң беренче югары категорияле хирург-онколог квалификациясе бирелә[1].

1975 елдан — медицина фәннәре кандидаты, 2000 елдан — икътисад фәннәре докторы. Онкология хирургиясе буенча 160-ка якын фәнни хезмәт авторы[1].

1975 елда Башкорт АССР-ның атказанган табибы[1], 1986 елда — РСФСР-ның атказанган табибы исеменә лаек була[2].

1994 елдан — Уфа шәһәренең мактаулы гражданы[1].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • Башкорт АССР-ның атказанган табибы (1975).
  • РСФСР-ның атказанган табибы (1986[2])
  • Уфа шәһәренең мактаулы гражданы (1994[1])
  • Дуслык ордены (22.05.2000[3])
  • «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакяр эшчәнлеге өчен»
  • «Хезмәт ветераны» медале
  • «Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел» медале
  • Салават Юлаев ордены (2012)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Бадыков, Рашит Газизович. 2020-07-17 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 Указ Президиума Верховного Совета РСФСР от 30 декабря 1986 г
  3. Указ Президента России от 22 мая 2000 года № 930

Әдәбият үзгәртү

  • Бадыков Рәшит Газиз улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.