Рәшидә Солтанова

Солтанова Рәшидә Искәндәр кызы (19 июль 1947 ел) — дәүләт, фирка һәм җәмәгать эшлеклесе. 1999-2003 елларда Башкортстан Министрлар Кабинетының һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте карамагындагы ЗАГС идарәсе начальнигы. Башкортстан Республикасының өченче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. 1998 елдан Башкортстанның Хатын-кызлар берлеге җитәкчесе. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2000). «Башкортстан Республикасында күрсәткән хезмәтләре өчен» (2021) һәм Салават Юлаев орденнары кавалеры (2017). Учалы районының Муса Мортазин исемендәге премиясе лауреаты.

Рәшидә Солтанова
Туган 19 июль 1947(1947-07-19) (76 яшь)
Наурыз, Учалы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре дәүләт хезмәткәре
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре

Биографиясе үзгәртү

Рәшидә Искәндәр кызы Солтанова 1947 елның 19 июлендә Башкорт АССРның Учалы районы Наурыз авылында туган.

1964 елда урта мәктәпне, 1969 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый һәм хезмәт эшчәнлеген Уфадагы 1-нче интернат-мәктәптә (хәзер Рәми Гарипов исемендәге 1-нче Башкорт республика гимназия-интернаты) укытучы булып башлый.

Шушы ук елда республиканың комсомол оешмасына эшкә тәкъдим ителә: ВЛКСМның Башкортстан өлкә комитетына лектор итеп чакырыла. Аннары өлкә комитетның инструкторы итеп билгеләнә, берничә елдан бүлек мөдире итеп раслана.

1979 елда Мәдәният хезмәткәрләре профессиональ берлегенең Башкортстан өлкә комитеты рәисе итеп сайлана.

1985 елдан Рәшидә Солтанова партия эшендә. 1991 елга кадәр КПССның Уфа шәһәре Киров район комитеты секретаре.

1991 — 1994 елларда — «Мәрхәмәт» хәйрия җәмгыятенең идарә рәисе.

1994 — 1999 елларда — Башкортстан Республикасы Министрлар Кабинетының социаль-гуманитар бүлеге мөдире.

1999 — 2003 елларда — Башкортстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Башкортстан Хөкүмәте карамагындагы ЗАГС идарәсе начальнигы.

2003 елдан — Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтайның Мәгариф, фән, мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитетның рәис урынбасары.

2021 елның мартында Рәшидә Солтанова «Башкортстан Республикасында күрсәткән хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде[1].

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының хатын-кызлар берлеге рәисе (1998 елның апреленнән).

«Башкортстан Республикасының хатын-кызлар берлеге» төбәк җәмәгать хәрәкәтенең 2018 елның 15 декабрендә үткән унынчы отчет-сайлау конференциясендә Рәшидә Солтанова тагын оешма рәисе итеп сайланды[2].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү