Рәфыйк Измаил улы Нәфыйков (1928-2001, РСФСР, Уральск) — Совет һәм Россия тарихчысы, тарих фәннәре докторы (1964), профессор (1966), РСФСР (1989) һәм ТАССРның (1978) атказанган фән эшлеклесе. Татарстан Фәннәр Академиясе академигы (1992).

Рәфыйк Нәфыйков
Туган телдә исем Рәфыйк Измаил улы Нәфыйков
Туган 15 июль 1928(1928-07-15)
СССР, РСФСР, Уральск
Үлгән 9 декабрь 2001(2001-12-09) (73 яшь)
Казан, Россия
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Әлма-матер Урал педагогика институты
Һөнәре Совет һәм Россия тарихчысы, тарих фәннәре докторы, профессор
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

1928 елның 15 июлендә Уральск шәһәрендә туа. Әтисе Измаил Сәгъди Улы Нәфыйков (1904-1950). Әнисе Фатыйха Мусей кызы Нәфыйкова.

1946 елда Уральск шәһәренең 6 нчы урта мәктәбен тәмамлый.

Урал педагогика институтын тәмамлый (1951). 1951 елдан ВКП(б) әгъзасы.

Шул ук елдан Казан университетында аспирант (1951-1954), тарих-филология факультеты деканы (1960-1962), КПСС тарихы (1963-1991) һәм сәяси тарих кафедрасы мөдире (1991-1994), профессор (1966).

Күп эшләр Идел буенда XIX — XX гасырлар башында азатлык хәрәкәте тарихына багышланган. В.И. Ленинның Казан тормышы һәм эшчәнлеге чорын җентекләп өйрәнгән.

Ул татар иҗтимагый-сәяси фикерен формалаштыру һәм үстерү тарихы белән шөгыльләнә. М. М. Вахитов турында очерк яза. Г. Тукай турында китаплар һәм мәкаләләр авторы, шагыйрьнең татар телендәге иншалар җыентыгын бастыруда катнаша (1985-1986).

45тән артык фән кандидаты һәм 3 фән докторы әзерләгән.

2001 елның 9 декабрендә Казанда вафат була.

Бүләкләре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Профессора исторического факультета Казанского университета (1939—1999): Биобиблиогр. словарь. Казань, 1999.
  • История общественной мысли народов России и Татарстана: [Материалы науч. конф., посвящ. 70-летию акад. 'Рафика 'Измайловича Нафигова (12 мая 1998 г.)] / [Сост., отв. ред.: Р. Г. Хайрутдинов]. Казань: Издательство Казанского университета, 2001. 101, [2] с.; 20 см; ISBN 5-7464-0653-8
  • Историки России ХХ века / сост. А. А. Чернобаев. Т. 2. Саратов, 2005. С.103.
  • Татарская энциклопедия. Т. 4. Казань, 2008.
  • Набиев Р. А., Гафаров А. А. Нафигов Р. И. — историк общественно-политического движения и общественной мысли народов Поволжья и Приуралья: творческий портрет в интерьере эпохи // Научный Татарстан. 2014. № 1. С.24-30.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү