Бәширов Рәкыйтm Габит улы (10 гыйнвар 1940 ел) — совет һәм Россия хуҗалык эшлеклесе. Башкорт АССР-ының 12-нче чакырылыш Югары Советы халык депутаты. Милләте — башкорт[1], 1992 елның мартыннан Иглин районы хакимияте башлыгы.

Рәкыйть Бәширов
Туган 10 гыйнвар 1940(1940-01-10) (84 яшь)
Иске Мораптал, Мурапталовский сельсовет[d], Куергазы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт нефть-техника университеты

Биографиясе үзгәртү

Рәкыйть Габит улы Бәширов 1940 елның 10 гыйнварында БАССР-ның Күмертау районы (хәзерге Көйергәзе районы) Иске Мораптал авылында туган.

1976 елда Уфа карамай институтын тәмамлаган.[2]

Хезмәт эшмәкәрлеген 1958 елда Стәрлетамак каласындагы төзәтү заводында токарь өйрәнчеге булып башлаган аннары слесарь булып эшләгән.

1962-1978 елларда "Башсельстрой"ның 127-нче ПМК-сында слесарь-механик, баш инженер булып эшли.

1978 елдан колхозара төзелеш оешмасы Советы рәисе булып эшли.

Аннары фирка һәм дәүләт эшендә актив катнаша. 1980 елдан — КПСС-ның Иглин райкомында комитетында икенче сәркатиб.

1982 - 1992 елларда халык депутатларының район Советы башкарма комитеты җитәкчесе.

1992 елның мартыннан Иглин районы хакимияте башлыгы сыйфатында уңышлы эшли.

2013 елда районда беренче булып «Почетлы иглинлы» исеменә лаек булган [3]. «Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе» мактаулы исеменә лаек була.

Башкорт АССР-ының 12-нче чакырылыш Югары Советы депутаты итеп сайлана [4][5]

Гаиләсе үзгәртү

Гаиләсендә ике ул тәрбияләп үстергәннәр.

Видео үзгәртү

  • YouTube сайтында Видео Баширов Ракит Габитович в программе Замандаш на канал БСТ

Карагыз үзгәртү

БАССР-ның 12-нче чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 95.
  2. Баширов Ракит Габитович// Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. — Т. 2. — Уфа, 2005.удк 930 5-8258-0204-5ISBN
  3. Баширов Ракит Габитович, archived from the original on 2021-04-18, retrieved 2021-05-25 
  4. 12 созыв (БАССР)
  5. Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 30

Чыганаклар үзгәртү

  • Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 104