Рус олау аты — олау атлары токымы. Токымны XIXXX гасырларда Россиядә җирле җигем атлар һәм Бельгия ардены, башка олау токымнары нигезендә китереп чыгардылар. Төсе җирән, җирән бурлы, кайвакыт туры, бүз һәм кара. Җилкә биеклеге 147–150, гәүдә кыек озынлыгы 157–162, күкрәк колачы 184–200, уч колачы 21–22 см. Ит өчен асрауга өметле токым. Иң зур тарту көче 820 кг. Сынауларда йөкләр белән (тарту көче 50 кг) 2 км ераклыгын 5 мин 20,4 с эчендә узды. Токымны Россия, Украина һәм Беларусиядә үрчетәләр.

Рус олау аты, 1898

Чыганаклар үзгәртү

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.