Россия халкы

(Русия халкы битеннән юнәлтелде)


Россия халкы —Россия территориясен биләгән халык җыелмасы. 2019 нчы елнын 1 гыйнварындагы "Росстат " исәпләүләре буенча, Россиядә 146 781 095 кеше яши, халык саны буенча бу ил тугызынчы урында.

Халыкның тыгызлыгы — 8,57 кеше/ км2(2019). Халык бер тигез итеп урнашмаган: Россиянең Ауропа өлешендә яшәүчеләр 68,43% , бу территориянең 20,82% тәшкил итә. Росстат мәгълүматлары буенча 2018 нче ел өчен, Ерак Көнчыгыш, Себер, Урал, Идел Буе федераль округларында яшәүче халкы кимегән, ә Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Көньяк һәм Төньяк-Кавказ федераль округлары халкы арткан. Шул рәвешле, Россиянең көнбатыш өлешендә халык тыгызлыгы арткан. Россиянең Ауропа өлешендәге халык тыгызлыгы- 27 кеше/км2, ә азия — 3 кеше/км2. Федерациянең субъектлар арасында иң куп тыгыз урнашкан шәһәре Мәскәү — 4626 кеше/км2 гә артык, иң әзе Чукот автономияле округында — 0,07 кеше./км2

Шәһәр халкы — 74%, авыл халкы- 26% тәшкил итә (2018)[1]. 2017 нче елның 1 гыйнвар мәгълүматларына караганда,170 шәһәрдә 100 меңнән артык кеше яшәгән. Шулар арасындагы 16 шәһәрдә бер миллионнан артык кеше яши[2]. 1991 елдан башлап 2013 елда Россиядә беренче халыкның табигый артуы күзәтелә, ул 22 700 кеше тәшкил иткән. Башка илләрдән күчеп килә хисабына халык 294 500 кешегә арткан [3].

Росстатның 2015 нче елгы мәгълүматларына караганда, туучылар санының гомуми коэффициенты 1,777.

2010 нчы елның халык санын алу нәтиҗәләренә караганда,Россиядә 200 дән артык милләт вәкиле яши (этник төркемнәр)[4].Бу фактнын мөһимлеге Россия Конституциясенең кереш өлешендә күрсәтелә.

Бөтен халык санының 81% ын руслар тәшкил итә. Рәсми үлүчеләр саны туучылар саныннан 250-750 мең кеше булса да, соңгы берничә ун ел эчендә бу өлештә үзгәреш юк [5][6]. Руслар территория буенча тигез утырмаган: Чечняда бөтенхалык санының 2% тан кимрәген [7], ә Ингушетиядә 0.8% ын гына тәшкил итә. Шулай ук, саны 1 миллионнан артык кеше булган, этник төркемнәрнең 6 группасы бар — татарлар (3,9%),украиннар (1,4%), башкортлар (1,1%),чуашлар (1%), чеченнар (1%), әрмәннәр (0,9%).

Эшкә яраклы кешеләр һәм пенсионерлар саны буенча Россия беренче ун дәуләт исемлегенә кергән. Bloomberg эшлекле информ агентлыгы 178 илне чагыштыру өчен исемлек төзегән. РФ сендә бер пенсионерга 2,4 эшләүче кеше туры килә.

Субъектлар буенча туучылар саны үзгәртү

 
Россия. Туучылар санының коэффициенты, 1988-2016

2013 нче елда Тыва җөмһүриятенән Ленинград өлкәсенә кадәр туучылар саны коэффициенты 3,42 дән башлап 1,23 кадәр үзгәреш кичерә[8].

Руссиядә туучылар саны 1950-2017[1]:

Еллар Барлык халык Шәһәр халкы Авыл халкы
1950 2745997 1171250 1574747
1960 2782353 1332812 1449541
1970 1903713 1205207 698506
1980 2202779 1535723 667056
1990 1988858 1386247 602611
1995 1363806 933460 430346
2000 1266800 886908 379892
2001 1311604 928642 382962
2002 1396967 998056 398911
2003 1477301 1050565 426736
2004 1502477 1074247 428230
2005 1457376 1036870 420506
2006 1479637 1044540 435097
2007 1610122 1120741 489381
2008 1713947 1194820 519127
2009 1761687 1237615 524072
2010 1788948 1263893 525055
2011 1796629 1270047 526582
2012 1902084 1355674 546410
2013 1895822 1357310 538512
2014 1942683 1394860 547823
2015 1940579 1455283 485296
2016 1888729 1426591 462138
2017 1690307 1269527 420780

Россия. Туучылар санынын суммар коэффициенты, 1960-2017[9]:

Еллар Барлык халык Шәһәр халкы Авыл халкы
1960-1961 2,540 2,040 3,320
1961-1962 2,417 1,935 3,195
1962-1963 2,311 1,847 3,098
1963-1964 2,227 1,782 3,026
1964-1965 2,139 1,732 2,928
1965-1966 2,125 1,728 2,974
1966-1967 2,072 1,707 2,898
1967-1968 1,998 1,677 2,746
1968-1969 1,975 1,696 2,627
1969-1970 1,972 1,733 2,535
1970-1971 2,007 1,773 2,588
1971-1972 2,053 1,825 2,656
1972-1973 2,023 1,800 2,660
1973-1974 2,000 1,770 2,704
1974-1975 1,993 1,757 2,764
1975-1976 1,969 1,734 2,779
1976-1977 1,967 1,737 2,773
1977-1978 1,938 1,717 2,734
1978-1979 1,902 1,714 2,497
1979-1980 1,888 1,698 2,504
1980-1981 1,895 1,700 2,562
1981-1982 1,951 1,739 2,758
1982-1983 2,047 1,820 2,910
1983-1984 2,083 1,850 2,988
1984-1985 2,057 1,826 2,936
1985-1986 2,111 1,874 3,003
1986-1987 2,194 1,947 3,162
1988 2,130 1,896 3,057
1989 2,007 1,826 2,630
1990 1,892 1,698 2,600
1991 1,732 1,531 2,447
1992 1,547 1,351 2,219
1993 1,360 1,195 1,913
1994 1,385 1,234 1,884
1995 1,337 1,193 1,813
1996 1,270 1,140 1,705
1997 1,212 1,094 1,603
1998 1,232 1,109 1,643
1999 1,157 1,045 1,534
2000 1,195 1,089 1,554
2001 1,223 1,124 1,564
2002 1,286 1,189 1,633
2003 1,319 1,223 1,666
2004 1,344 1,253 1,654
2005 1,294 1,207 1,576
2006 1,305 1,210 1,601
2007 1,416 1,294 1,798
2008 1,502 1,372 1,912
2009 1,542 1,415 1,941
2010 1,567 1,439 1,983
2011 1,582 1,442 2,056
2012 1,691 1,541 2,215
2013 1,707 1,551 2,264
2014 1,750 1,588 2,318
2015 1,777 1,678 2,111
2016 1,760 1,671 2,060
2017 1,621 1,527 1,923


  1. 1,0 1,1 Демография. Федераль хезмәте, дәүләт статистика, archived from the original on 2014-02-04, retrieved 2019-04-08 
  2. Федераль хезмәте, дәүләт статистика. Халык саны Россия Федерациясе буенча муниципаль берәмлекләргә 1 гыйнварыннан 2016 елның, archived from the original on 2019-05-13, retrieved 2019-04-08 
  3. Демография. Russian Federal State Statistics Service. әлеге чыганактан 2015-04-02 архивланды. 21 June 2015 тикшерелгән.
  4. Национальный состав населения Российской Федерации. Федеральная служба государственной статистики. әлеге чыганактан 2012-05-27 архивланды. 2 тикшерелгән.
  5. Всероссийская перепись населения 2010 (PPT). Федеральная служба государственной статистики (2010). әлеге чыганактан 2012-01-18 архивланды.
  6. Более восьми тысяч деревень исчезли с карты России — Татьяна Смольякова — Российская газета. Rg.ru.
  7. архив күчермәсе, archived from the original on 2020-05-01, retrieved 2019-04-08 
  8. География туучылар саны Россия
  9. Россия. Суммар коэффициенты туучылар саны, 1960-2017