Рубен Мирзаханян

Мирзаханян Рубен Карленович (әр. Ռուբեն Միրզախանյան), (1959, Ереван, Әрмән ССР ы) — әрмән җәмәгать эшмәкәре, «Текеян» мәдәни союз рәисе, Хачатур Абовян исемендәге Әрмән дәүләт педагогия университеты ректоры[1].

Рубен Мирзаханян
Туган телдә исем әрм. Ռուբեն Միրզախանյան
Туган 20 июнь 1959(1959-06-20) (64 яшь) яки 1959
Ереван, Әрмән Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Әрмәнстан
Әлма-матер Ереван дәүләт университеты[d]
Һөнәре тарихчы, сәясәтче
Эш бирүче Әрмән педагогика институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d] (2008) һәм профессор (2010)

 Рубен Мирзаханян Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Рубен Карленович Мирзаханян 1959 елда Ереванда туган. Ереванның 114-нче урта мәктәбендә, ары Ереван дәүләт университетының тарих факультетында укыган. Тарихчы квалификациясен ала. Тарих фәннәре докторы, профессор.

1980 елда Ереванның 17нче техник училищесында җитештерү мастеры һәм политэкономия укытучысы булып эшли.

1981 елдан Хачатур Абовян исемендәге Әрмән дәүләт педагогия институтында гыйльми-педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый.

1985 елда кандидатлык диссертациясе яклый, 1986 елда доцент дәрәҗәсе бирелә.

1995-1999 елларда Рубен Мирзаханян Чиркәү Милли җыелышына делегат итеп сайлана.

2003 елның июленнән Әрмәнстанның Текеян мәдәни җәмгыйәтенең Үзәк идарәсе җитәкчесе.

2008 елда докторлык диссертациясе яклый һәм тарих фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә лаек була, 2010 елдан – профессор.

1990 елда Әрмән дәүләт педагогия университетының мәдәният факультеты деканы вазифасына сайлана, 2000 һәм 2006 елларда бу вазифага 2010 елның сентябренә кадәр яңадан сайлана. "Әрмән мәдәнияте тарихы" лекцияләры курсын укый.

2010 елның сентябрендә Хачатур Абовян исемендәге Әрмән дәүләт педагогия университеты ректоры вазифасын башкаручы итеп тәгаенләнә. 2010 елның февралендә ректоры итеп сайлана. 2016 елда ректор вазифасына яңадан сайлана.

Рубен Мирзаханян бөтендөнья Әрмән конгресы Президиумының әгъзасы, "Текеян Үзәге" Фонды советы әгъзасы, "Вопросы педагогики и психологии", «Арменоведческий журнал», «Проблемы специального образования», «Мудрость», «Русский язык в Армении» периодик фәнни басмалар мөхәрририяте коллегиясе рәисе, "История и обществознание" фәнни еллык басмасы, "Азг" гәзите, "Пайкар" журналы мөхәрририят коллегиясенең нигез салучысы булып тора".

Рубен Мирзаханян – алты монография, илленнән артык гыйльми һәм гыйльми-методик, җитмештән артык иҗтимагый-публицистик мәкаләләр авторы.

Сәяси эшчәнлеге үзгәртү

Рубен Мирзаханян – Әрмәнстанның Рамкавар Азатакан партиясенә нигез салучыларның берсе булып тора. ПРА Оештыру советының рәисе булып сайлана; 1991 елның декабреннән 1996 елның июленә кадәр – ПРА Җөмһүрият идарәсе җитәкчесе. 1999 елның апреленнән 2003 елның июленә кадәр кабаттан ПРА рәисе булып сайлана. Әрмәнстан Республикасының Президенты янында Сәяси партиянең әгъзасы булып тора.

Наградалары үзгәртү

Мәдәният үсешенә керткән зур казанышлары өчен 2009 елда Рубен Мирзаханянга Әрмәнстан Республикасының атказанган мәдәният эшмәкәре дигән мактаулы исем бирелә.

2009 елда Рубен Мирзаханянның ил, халык һәм изге Чиркәү алдындагы намуслы, эчкерсез хезмәтен бәһалап, барлык әрмәннәрнең Изге Католикосы Гарегин Икенче аны Изге Саак – изге Месроп исемендәге орден белән бүләкли.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  Официальный сайт АГПУ