Россия фәннәр академиясе профессоры

Руси́я ф(Ф)әннә́р а(А)каде́миясе профе́ссоры – милли һәм халыкара дәрәҗәдәге фәнни казанышлар һәм шулай ук академиянең төп мәсьәләләре һәм функцияләрен тормышка ашыруда актив катнашкан өчен Россия Фәннәр академиясе Президиумы тарафыннан бирелә торган мактаулы гыйльми исем. 2015 елда оештырыла[1].

Мәгарифнең төрле өлкәләрендә фәнни-тикшеренү яки фәнни белем бирү эшчәнлеге алып барган, Россия Фәннәр академиясе әгъзасы булмаган, яше 50 дән артмаган Россия галимнәренә бирелә.

Исем бирүнең максаты үзгәртү

Фәннәр академиясе эшчәнлегенә Россиянең әйдәп баручы яшь буын галимнәрен җәлеп итү, академия өчен кадрлар резервы булдыру максатында, Россия Фәннәр академиясе профессорлар корпусын оештыруны Россия Фәннәр академиясе президенты (2013—2017) Владимир Фортов тәкъдим итте. Асылда профессорлар, Россия Фәннәр академиясенең ассоцияләнгән әгъзасы буларак, академиклар һәм әгъза-корреспондентларга караганда түбәнрәк статуста. Алар Россия Фәннәр академиясенең тармак һәм региональ бүлекләре эшчәнлегендә катнаша алалар, тавыш биреп, академиягә кагылышы булган оештыру һәм башка мәсьәләләр буенча тәкъдим кертә алалар, шулай ук һөнәри эксперт сыйфатында чыгыш ясый алалар.

Россия Фәннәр академиясе системасында да, аннан тыш та (университетларда яки сәнәгатьтә) контракт шартлары мәсьәләләрен хәл иткәндә, Россия Фәннәр академиясе профессоры исеме белгечнең хезмәтләре исемлегендә саллы факт булып саналырга тиеш.

Бирелү тәртибе үзгәртү

Россия Фәннәр академиясе профессоры исеме бирелү процедурасы Положениегә нигезләнеп регламентлана.

Кандидатка формаль таләп булып, Россия гражданины булу, Россия Фәннәр академиясенең нинди дә булса оешмасында яки аккредитацияләнгән университетта булуы, 10 елдан ким булмаган фәнни-педагогик стаж, фән докторы гыльми дәрәҗәсе булу һәм исем раслау вакытына 50 яшькә кадәр булуы шарт. Кандидатура Россия Фәннәр академигы яки әгъза-корреспонденты тарафыннан тәкъдим ителгән һәм профильле оешманың гыйльми шурасы тарафыннан расланган булырга тиеш.

Сайлап алу тәртибе күпчелек фәнни конкурска хас: тикшеренүченең фәнни җәмгыять тарафыннан танылган казанышлары, басылган хезмәтләренең саны һәм әһәмияте, уку процессында катнашу һәм аспирантлар белән җитәкчелек итү, бүләкләре. Әлеге исем ияләренең тикшеренүэше нәтиҗәләре университет профессорыныкына караганда югарырак булырга тиеш, шул ук вакытта Россия Фәннәр академиясе профессорының укыту тәҗрибәсе зур булмаска мөмкин[1].

Сайлау статистикасы үзгәртү

Россия Фәннәр академиясе фән өлкәләренең 13 бүлеген исәпкә алып — 713 галимгә исем бирелде (2015/16 елларда — 488 профессор, 2018 елда — 113 профессор, 2022 елда — 112 профессор)[2].

Аларның якынча 55% Мәскәүдә яши, ләкин тикшеренүчеләр бөтен Россиядән тәкъдим ителгән, шул исәптән Россия Фәннәр академиясенең Ерак Көнчыгыш, Себер (Россия Фәннәр академиясенең 100 тән артык профессоры, шуларның 77-е – Новосибирскийдан), Урал (~35 профессор) региональ бүлекләрдән һәм Санкт-Петербург фәнни үзәкләреннән (64 профессор). Россия Фәннәр академиясенең күп профессорлары Россиянең иң танылган фәнни-тикшеренү институтларында эшли, шундыйлардан – ФИАН, МИАН, ФТИ, шулай ук әйдәп баручы югары уку йортлары (МГУ, СПбГУ, НГУ һәм башкалар).

Кандидатларның яше критик шарт булып тора. 50 яшькә җитеп килүче галимнәр бүген Россия фәне өлкәсендә җитәрлек дәрәҗәдә тәкъдим ителмәгән. 1990-нчы еллардагы икътисадый һәм сәяси кризис күп тикшеренүчеләрне чит илгә китәргә яки үз һөнәреннән читләшергә мәҗбүр итте.

Татарстаннан профессорлары үзгәртү

Татарстаннан Россия Фәннәр академиясе профессорлары:

Профессорлар эшчәнлеге үзгәртү

Россия Фәннәр академиясенең профессорлар җәмгыяте академия Президиумы һәм үзенең стратегик планлаштыру үзәге җитәкчелегендә эшли. Россия Фәннәр академиясенең танылган профессорларыннан махсус координацион шура төзелә.

Россия Фәннәр академиясе профессорлары арасында 13 виртуаль эш төркеме оештырыла. Алар, аерым алганда, Россиядәге мәгариф һәм фәнни тикшеренүләр интеграциясе, тикшеренүләр өлкәсендә милли приоритетларны эшкәртү, фәнни җәмгыятьнең җәмәгатьчелек белән мөнәсәбәтләре өчен җаваплы. Россия Фәннәр академиясе профессорлар җәмгыяте эшчәнлегенең беренче нәтиҗәсе Россия Федерациясе Дәүләт Думасында “Фән турында Закон”га консолидацияле тәкъдим кертү булды[3].

Сылтамалар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Нормативные документы о звании «Профессор РАН» и о Координационном совете профессоров РАН (ru).
  2. Постановления Президиума РАН о присвоении звания «Профессор РАН» (2015/16 + 2018) (ru).
  3. Ал. А. Громыко: «Задания для пополнения». Профессора РАН берутся за новое дело (ru). Поиск, № 23 (2016).