Роман Сергеевич Трофимов (1989 елның 19 ноябре, Лениногорск, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия спортчысы (чаңгыда трамплиннан сикерүче).

Роман Трофимов
Туган 19 ноябрь 1989(1989-11-19) (34 яшь)
Ленинтау, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре тырамплиннән сикерүче

 Роман Трофимов Викиҗыентыкта

Карьера үзгәртү

Роман Трофимов 1989 елның 19 ноябрендә Татарстан АССРның Лениногорск шәһәрендә туа. Халыкара аренада дебюты 2007 елның җәендә Австриянең Бишофсхофен шәһәрендә узган FIS Кубогы этабында була, анда ул 20 нче урынны ала. Декабрь аенда ул Континенталь кубокта дебют ясый, сезон барышында иң көчлеләрнең утызлыгына дүрт тапкыр эләккән. 2008 елның августында Трофимов FIS Кубогының ике ярышын откан. Киләсе ике сезонны россияле яңадан Континенталь кубокта уздырган (иң яхшы нәтиҗә — 2008 елның декабрендә Чехия этабында 2 нче урын).

2009 елның гыйнварында беренче тапкыр Россия чемпионатында җиңә. 2010 ел сезоны азагында Роман 90 метрлы трамплинда да, 120 метрлы трамплинда да җиңү яулый[1]. Трамплиннан сикерү буенча дөнья чемпионатында катнашкан. Шул ук елның ноябрендә Словениянең Планица авылында узган дөнья Кубогында катнаша. Шәхси зачётта 38 нче урынны ала, ә команда зачётында 9 нчы урында була. Декабрь аенда үзенең беренче очкосын җыя.

FIS хезмәткәрләренең хатасы аркасында Трофимов исеме рәсми ярышларда икеләтә булган һәм Roman-Sergeevich кебек языла, хата этаптан этапка күчә. Шуның аркасында җыелма командада спортчыны шулай ук Роман Сергеевич дип атыйлар[2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Роман Трофимов – двукратный чемпион России по прыжкам на лыжах с трамплина в Междуреченске
  2. Ставка на своих

Сылтамалар үзгәртү