Рифмир Мәрдәмшин

Рифмир Мәрдәмшин (9 февраль 1954 ел) — галим-тарихчы, отставкадагы хәрби хезмәткәр, подполковник. 2011 елдан Октябрьский коммуналь-төзелеш техникумы (2014 елдан колледж) директоры. Тарих фәннәре кандидаты (1995). Отставкадагы подполковник.

Рифмир Мәрдәмшин
Туган 9 февраль 1954(1954-02-09) (70 яшь)
Рәтамак, Ярмәкәй райуны, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре укытучы, тарихчы, хәрби хезмәткәр, директор
Эш бирүче Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Хәрби дәрәҗә подполковник[d]
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]
Гыйльми исем: доцент[d]

Биографиясе үзгәртү

Рифмир Рәхмәтулла улы Мәрдәмшин 1954 елның 9 февралендә Башкорт АССРның[1] Ярмәкәй районы Рәтамак авылында туган.

Урта белем алганнан соң Башкорт дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә һәм 1975 елда аны, «тарихчы», «тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы» дигән югары һөнәри белем алып, уңышлы тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген шул ук елның августында Әбҗәлил районы Аскар урта мәктәбендә тарих укытучысы булып башлый.

1978 елның гыйнварында ВЛКСМның Әбҗәлил район комитетының икенче секретаре итеп сайлана. Шушы елның октябрендә ВЛКСМның Башкортстан өлкә комитетына инструктор итеп билгеләнә.

1979 елның августында, запастагы офицер буларак, СССР Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә чакырыла һәм рота командиры урынбасары вазифасында ике ел хезмәт итә.

1981 елның сентябрендә ВЛКСМның Әбҗәлил район комитетының беренче секретаре итеп сайлана һәм район комсомол оешмасы белән ике елга якын җитәкчелек итә.

1983 елның июнендә Рифмир Мәрдамшин СССР Дәүләт иминлеге комитеты органнарына хәрби хезмәткә чакырыла һәм, төрле җаваплы вазифаларда эшләп, 2002 елның февралендә подполковник дәрәҗәсендә запаска чыга.

1995 елда «тарих фәннәре кандидаты» гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

Аннары 2005 елның сентябренә кадәр «ЭНГ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директорының иминлек буенча урынбасары булып эшли.

Бер үк вакытта 2003-2012 елларда Уфа дәүләт нефть техник университетының Октябрьский каласындагы филиалында өлкән укытучы һәм доцент вазифаларын башкара, ә 2007-2011 елларда Уфа дәүләт икътисад һәм сервис университетының Октябрьский филиалында кафедра мөдире.

2011 елның июленнән Октябрьский коммуналь-төзелеш техникумы (2014 елдан колледж) директоры[2] .

Гыйльми эшмәкәрлеге үзгәртү

Галим-тарихчы Рифмир Мәрдәмшиннең фәнни тикшеренүләре Башкортстан Республикасы иминлек органнары тарихына багышланган. Моңа кадәр киң җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә кала килгән теманы ачыклауга ниндидер өлеш кертү максатыннан тарих фәннәре кандидаты рус телендә өч күләмле китап бастырып чыгарды. Бу юнәлештәге эшләрен әле дә дәвам итә.

Китаплары үзгәртү

    • Органы государственной безопасности на территории Башкирии: история в портретах. Уфа: 2015. — 272 с. УДК 94, ББК 67.401
    • Руководители органов госбезопасности Советской Башкирии. 1918—1945 годы. Октябрьский: 2013. — 187с. УДК 94, ББК 67 398
    • Личность в истории.: Учебник, Уфа: УГАЭС, 2011. — 137 с. УДК 94(47), ББК63.3 (2-8)[3]
    • Башкирская чрезвычайная комиссия. Уфа: Китап, 1999. — — 188, [1] с. : ил., портр.; 20 см; ISBN 5-295-02630-2[4]

[5]

Мәкаләләре үзгәртү

  • Правовое регулирование деятельности Башкирской чрезвычайной комиссии // Вестник Академии наук Республики Башкортостан. — 2004. — Том К. 9, № 4. — С. 71-74. — (Страницы истории). — Библиогр.: с. 74 (13 назв.) ББК 67.401.213 (рос. Баш)[6]

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • 1-нче, 2 нче һәм 3-нче дәрәҗә «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре
  • "СССР Кораллы Көчләренә — 70 ел" медале
  • «Русиянең урта һөнәри белем бирү лидеры» Мактау билгесе
  • Башкортстан Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы
  • ВЛКСМның Башкортстан өлкә комитетының Мактау грамотасы

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү