Рита Сакеллариу (грек. Ρίτα Σακελλαρίου; 22 ноябрь 1934, Сития, Крит - 6 август 1999 (64 яшь), Афина) — Греция җырчысы.

грек. Ρίτα Σακελλαρίου
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Греция
Тугандагы исем грек. Μαργαρίτα Σακελλαρίου
Туу датасы 22 ноябрь 1934(1934-11-22)[1]
Туу урыны Chamezi[d], Крит[d], Вторая Греческая Республика[d]
Үлем датасы 6 август 1999(1999-08-06)[2] (64 яшь)
Үлем урыны Афин, Греция
Үлем төре табигый үлем[d][3]
Үлем сәбәбе ашказаны асты бизе яман шеше[d][3]
Җирләнгән урыны Беренче Афин зираты[d]
Кабер сурәте
Һөнәр төре җырчы
Музыкаль инструмент тавыш[d]
Жанр лаика[d]
 Рита Сакеллариу Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Рита 1934 елның 22 октябрендә туган. Үзенең гаиләсенә ярдәм итер өчен 12 яшендә мәктәпне ташларга мәҗбүр була. Ул Пирей урамнарында икмәк һәм лимоннар саткан. Соңрак, 1950 елларда фабрикаларда эшли; әмма беренче никахыннан соң янә яшәү чыганагына чаралардан кыенлык кичерә башлый, нәтиҗәдә ул чүп җыярга мәҗбүр була. Аннары 1970 елда Рита «Ак фәрештә» кушаматын йөрткән көрәшче Стефанос Сидиропулоска кияүгә чыга, ул аның белән 1969 елда Салоникида танышкан.

Үзенең җырчы карьерасында бихисап хитлар яздырган, алар арасында «Istoria Mou, Amartia Mou», «An Kano Atakti Zoi», «Aftos O Anthropos», «Paranomi Mou Agapi» һәм «Ena Tragoudi» җырлары бар. 2010 елның 14 мартында Alpha TV телеканалы Рита Сакеллариуны яңа эрада (1960 елда башланган) тарихта 17 нче артист дип атаган[4].

Соңгы елларда ул Афинаның Неа-Смирни районында яшәгән[5].

Үлеме үзгәртү

1998 елда Рита һәм аның ахирәте Лакис Корес кыска ялга Эпидаврга юнәлгәннәр. Биредә ул үзен начар тойган. Хастаханә медицина тикшеренүләре ул үпкә яман шешеннән авыфрганын раслаган[6].

Рита Сакеллариу Афина хастаханәсендә 40 көн ятып 1999 елның 6 августында 64 яшендә вафат булган. Моңа кадәр ул Нью-Йорктагы Мемориаль онкология үзәгендә дәваланган[7]

Аның дүрт улы һәм бер кызы калган, ике баласы беренче никахтан һәм өч баласы икенче никахтан. Ул 9 августта Афинаның беренче зиратында җирләнгән[8][9].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү