Ринат Харис улы Сабитов (13 июнь 1985(1985-06-13)[1] (38 яшь), Мәскәү, СССР) — РФПЛның 133 матчында 2 туп керткән Россия футболчысы (сакчы), Россия чемпионатларының көмеш призчысы (2007, 2009).

Ринат Сабитов
Туган 13 июнь 1985(1985-06-13)[1] (38 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Сибирь, Химки, Спартак, Томь, Сатурн[d], Химки, Томь, Сокол, Русия милли 21 яшькәчә яшьләр аяктубы җыелмасы[d], Томь һәм Долгопрудный[d]

 Ринат Сабитов Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Ринат Сабитов 1985 елның 13 июнендә Мәскәүдә туа. Милләте буенча татар[2]. «Чертаново» футбол мәктәбендә тәрбияләнүче, анда тренер Александр Вадимович Кузищинда шөгыльләнгән[3]. 16 яшендә ул «Химки» клубы белән контрактка кул куя[4]. «Химки»ның дубль составында чыгыш ясап 2 сезон үткәрә, анда 43 матч уйный. Сабитов шулай ук Мәскәү җыелма командасы составында чыгыш ясаган, аның белән Россия яшүсмерләр чемпионатында җиңә.

2004 елда Сабитов Раменскоеның «Сатурн»ына күчә. Яңа командада беренче сезонны ул дубль өчен чыгыш ясаый. 2005 елдан даими рәвештә «Сатурна»ның беренче командасы өчен уйный башлый, аның өчен Россия чемпионатында 16 уен һәм ил кубогында бер уен үткәргән. Сезон нәтиҗәләре буенча, «Спорт-Экспресс» бәяләве буенча, Сабитов чемпионатның иң яхшы яшь уенчылары унлыгына керә[5]. 2006 елның 4 маенда, Россия Кубогы матчында Мәскәү «Спартагы» капкасына үзенең беренче тупын профессиональ дәрәҗәдә кертә[6].

2006 елның декабрендә Сабитовның «Спартак»ка күчүе буенча сөйләшүләр башлана[7]. 23 декабрьдә ул «Спартак» уенчысы була[8]. Беренче сезонда «Спартак»та 20 матч үткәреп, даими чыгыш ясый. Май аенда ул клубның иң яхшы уенчысы дип таныла[9]. 2007 елның ноябрендә «Эльче» белән иптәшләрчә уенда ул кече берц сөяген сындыра[10].

2008 елның июлендә «Химки» клубы тарафыннан сезон ахырына кадәр арендаланган[11]. Декабрь аенда Сабитов «Спартак»ка әйләнеп кайта. 2009 сезонда «Спартак» өчен 19 матч үткәрә.

2010 елның 23 декабрендә «Томь»га күчә. Контракт 2,5 елга исәпләнгән була[12], әмма бер елдан соң өзелә, чөнки «Томь» үз өстенә алган контракт йөкләмәләрен үти алмаган. «Томь»да бер ел эчендә Премьер-лигада 27 һәм Россия Кубогында 1 матч үткәрә.

2012 елның 2 февралендә сезон ахырына кадәр «Сибирь» белән контрактка кул куюы билгеле була[13]. Новосибирск командасы өчен Сабитов 9 матч уйный. 2012 елның 30 июнендә, 1 елга контракт төзеп, «Томь»га әйләнеп кайта[14]. 2014 елның июлендә Томск клубы капитаны була.

2019 елның июлендә «Долгопрудный» ФК белән контрактка кул куя[15].

Җыелма команда составында үзгәртү

2005 елның маенда Сабитов Россия юниорлар җыелма командасы составына чакырыла[16]. Соңрак яшьләр җыелма командасы өчен чыгыш ясый.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Transfermarkt.com — 2000.
  2. Ренат Сабитов: "В ФНЛ иду ради премьер-лиги" (2012-02-01).
  3. Молодые лидера не боятся. Спорт-Экспресс (2005-06-25). 2012-07-01 тикшерелгән.
  4. Первый дивизион. Спорт-Экспресс (2002-01-15). 2012-07-01 тикшерелгән.
  5. Лучшие игроки чемпионата России-2005 по оценкам «СЭ». Спорт-Экспресс (2005-11-22). 2012-07-01 тикшерелгән.
  6. Как забил?! Да не помню!. Спорт-Экспресс (2006-05-04). 2012-07-01 тикшерелгән.
  7. Сабитов близок к переходу в «Спартак». Спорт-Экспресс (2006-12-22). 2012-07-01 тикшерелгән.
  8. Ухожу не потому, что в «Сатурне» плохо. Спорт-Экспресс (2006-12-23). 2012-07-01 тикшерелгән.
  9. Новички премьер-лиги-2007: по оценкам — лучшие в «Спартаке», по вкладу в игру команды — в «Зените». Спорт-Экспресс (2007-05-31). 2012-07-01 тикшерелгән.
  10. Ренат Сабитов получил перелом малой берцовой кости. Спорт-Экспресс (2007-11-23). 2012-07-01 тикшерелгән.
  11. Сабитов, Динеев и Якубко перешли в «Химки» на правах аренды. Sports.ru (2008-06-20). әлеге чыганактан 2012-08-06 архивланды. 2012-07-01 тикшерелгән.
  12. «Томь» подтвердила переход Сабитова. Sports.ru (2010-12-25). әлеге чыганактан 2012-08-06 архивланды. 2012-07-01 тикшерелгән.
  13. В «Сибирь» перешел Ренат Сабитов. Официальный сайт ФК «Сибирь» (2012-02-02). әлеге чыганактан 2012-04-22 архивланды. 2012-07-01 тикшерелгән.
  14. Сабитов вновь стал игроком «Томи». Официальный сайт ФК «Томь» (2012-06-30). әлеге чыганактан 2012-08-06 архивланды. 2012-07-01 тикшерелгән.
  15. Новички «ДОЛГОПРУДНОГО» — Футбольный спортивный клуб "ДОЛГОПРУДНЫЙ". 2019-07-06 тикшерелгән.(үле сылтама)
  16. Кински вызван в национальную команду. Спорт-Экспресс (2005-05-24). 2012-07-01 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү