Ринат Гобәйдуллин (1960)

Ринат Шәйхулла улы Гобәйдуллин (1960 елның 21 июне, Яшел Үзән, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы, Татарстан дәүләт милкен хосусыйлаштыру буенча комитеты рәисе, ТР финанс министрының 1 нче урынбасары (1996), Татарстан Республикасы икътисад һәм сәүдә министры (1998—1999), Россия Федерациясе дәүләт думасы депутаты (IV һәм V чакырылышлары).

Ринат Гобәйдуллин
Туган телдә исем Ринат Шәйхулла улы Гобәйдуллин
тат. Rinat Şäyxulla uğlı Ğöbäydullin
Туган 21 июнь 1960(1960-06-21) (63 яшь)
Яшел Үзән, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Телман урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре сәясәтче, банкир, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Бердәм Русия

 Ринат Гобәйдуллин Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Ринат Гобәйдуллин 1960 елның 21 июнендә Татарстан АССРның Яшел Үзән шәһәрендә туган[2]. Ата-анасы тумышы белән Татарстанның Кайбыч районы Олы Урсак авылыннан. 1986 елда Куйбышев исемендәге Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген эшче булып башлаган: 1977 елда Яшел Үзән ашханәләр тресты эшчесе, 1978 елда Идел буе фанера заводы эшчесе, Казан суворов хәрби училищесында машина йөртүче, Казан финанс-икътисад институты эшчесе. 1978 елда Совет Армиясенә алына, Хәрби-Диңгез флоты сафларында хезмәт итә[3].

1986 елдан бирле Татарстан Республикасы агросәнәгать комитетында өлкән ревизор-инспектор, бүлекнең баш экономисты, сектор башлыгы булып эшли. 1993—1996 елларда «Золотой колос» чек инвестиция фонды идарәчесе, «Татфондбанк» президенты булып эшли. 1996 елдан дәүләт милкен хосусыйлаштыру буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе. Комитет бетерелгәннән соң — республика финанс министрының беренче урынбасары. 1997 елдан -— «Ак Барс Банк» идарәсе рәисе.

1998 елдан — Татарстан Республикасы Президенты каршындагы финанс мәсьәләләре буенча Дәүләт Киңәшчесе. 1998 елның июлендә премьер-министры урынбасары һәм Татарстан Республикасы Икътисад һәм сәнәгать министры вазыйфасында раслана. 1998 елның июнендә «Татнефть» АҖ директорлар советы рәисе итеп сайлана[2]. 1999 елның язында Хөкүмәттә вазифадан азат ителә. 1999—2003 елларда — «"Татфондбанк" АИКБ» ААҖ директорлар советы рәисе. 1999 елның декабрендә Татарстан Республикасының халык депутаты итеп сайлана.

2003 елның 7 декабрендә дүртенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты итеп 24 нче Мәскәү бермандатлы сайлау округы буенча (Татарстан Республикасы) сайлана. Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе составына керә. 2007 елның 2 декабрендә кандидатларның федераль исемлеге составында бишенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана[4].

Өйләнгән, улы бар.

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү