Риналь Мөхәммәтов

Риналь Мөхәммәтов, Риналь Альберт улы Мөхәммәтов (1989 елның 21 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Алексеевское) — Россия кино һәм театр артисты.

Риналь Мөхәммәтов
Риналь Мухаметов
Туган телдә исем Риналь Альберт улы Мөхәммәтов
Туган 21 август 1989(1989-08-21) (34 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Алексеевское
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер МСАТ мәктәп-студиясе[d] һәм Казан театр укуханәсе
Һөнәре кино-, театр артисты
Җефет I - Каролина Ерузалимская, актриса.
II - Сюзанна Акежева, актриса.
Балалар кызы Эвия (2016)
Сайт Rinal Mukhametov

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1989 елның 21 августында Татарстан АССР Алексеевское бистәсендә туган. Казан театр укуханәсенең 2 курсын[1], МХАТ мәктәп-студиясен (К. Серебренников курсы) (2012) тәмамлаган.

МХАТ мәктәп-студиясе театрында, А. П. Чехов исемендәге МХТ сәхнәсендә чыгыш ясый. «Корпорация «Желтый асфальт»» төркеменең фронтмены.

Иҗаты үзгәртү

Театрда уйнаган спектакльләре үзгәртү

МХАТ мәктәп-студиясе театры үзгәртү
 
Р. Мөхәммәтов-д' Артаньян
 
«Өч мушкетчы» фильмы афишасы
  • «Кызыл ботак (мегаполис шигърияте)» (Красная ветка) (поэзия мегаполиса)
  • «CAIN/Каин»
А.П.Чехов исемендәге МХТ үзгәртү
  • «Тылсымчылар» (Феи)
  • «Каренин»
Гоголь-үзәк (7- студия) үзгәртү
  • «Үзгәрешләр» (Метаморфозы) - Нарцисс
  • «Ир-туганнар» (Братья)
  • «Яз уяну» (Пробуждение весны)

Кино үзгәртү

Кинематографиядәге дебюты – А. Прошкинның «Гөнаһны юу» (Искупление) (2011) фильмында очучы Август роле. Баштарак драмаларда уйнаса, соңыннан триллерларда төшә башлый. А. Дюма әсәре буенча С. Жигунов куйган «Өч мушкетчы» (Три мушкетёра) маҗаралы фильмында уйнаган д' Артаньян роле танылу һәм тамашачы мәхәббәте алып килә.

Риналь Мөхәммәтов: «Михаил Боярский уйнаган рольгә алыну зур батырлык сорый. Ул д'Артаньянны 29 яшендә уйнаган, ә мин уйнаган д'Артаньян – үзем кебек яшь»[2]

Фильмографиясе үзгәртү

  • 2011 — Гөнаһны юу (Искупление) - Август
  • 2012 — Манара.Яңа кешеләр (Башня. Новые люди) - Әмир
  • 2013 — Күмелү (Погружение) (баш роль)
  • 2013 — Өч мушкетчы (Три мушкетёра) - д'Артаньян (баш роль)
  • 2014 — Манекенчы (Манекенщица)
  • 2014 — Екатерина
  • 2015 — Тэли һәм Толи
  • 2017 — Тартылу (Притяжение) - Хэкон
  • 2017 — Оптимистлар (Оптимисты) - Аркадий
  • 2017 — Салкын танго (Холодное танго) - Макс
  • 2018 — Вакытлы кыенлыклар (Временные трудности) - Александр
  • 2018 — Бары да катлаулы (Все сложно) - Руслан
  • 2018 — Миннән башка (Без меня) - Дима
  • 2018 — Мәдәният елы (Год культуры) - Станислав
  • 2019 — Мәрткә китү (Кома) - Макс
  • 2019 — Тартылу-2 (Притяжение-2) - Хэкон
  • 2019 — Әбигейл (Эбигейл) - Норман
  • 2019 — Сугыш (Битва) - Антон
  • 2019 — Гашыйк Мәскәү (Москва влюбленная)

Гаилә хәле үзгәртү

  • Беренче хатыны — Каролина Ерузалимская, актриса.
  • Икенче хатыны — Сюзанна Акежева, актриса. Кызлары Эвия (2016)[3].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү