Ренат Шәрибҗанов

Ренат Шәрибҗанов (рус. Ренат Шарибжанов) — музыкант һәм популяр җырлар авторы (Мәскәү).

Ренат Шәрибҗанов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Ренат Мансур улы Шәрибҗанов

Туу көне

7 март 1960(1960-03-07)

Туу урыны

Мәскәү

Үлү көне

14 сентябрь 2012(2012-09-14) (52 яшь)

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Россия

Һөнәрләр

композитор, музыкант

Жанрлар

эстрада

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Ренат Мансур улы Шәрибҗанов 1960 елда Мәскәүдә инженерлар гаиләсендә туган. Нәсел тамырлары Түбәншәһәр өлкәсенең Питрәксе авылыннан.

Баян сыйныфы буенча музыкаль мәктәпне тәмамлый. Гитара белән мавыга. Урта мәктәптән соң Мәскәү энергетика институтында укый. Заводта эшли, 2,5 ел гаскәри хезмәтне үтәгәч яңадан заводына кайта. Эштән бушаган арада төрле музыка коллективларында уйный (ВИА "Искатели", "Пролог" һәм "День Рождения"). 1990 елдан яңа оешкан Мәскәү татар ансамбле «Мәдинә»дә эшли. Әлеге ансамбльнең оештыручысы Хөсәен Кужалиев була, ул вафат булгач, коллектив таркала. Ренат Шәрибҗанов 1992 елдан Россия күләмендә танылган «Дюна» төркемендә бас-гитарада уйный. Ул төркем өчен җырлар да иҗат итә. Бу хезмәттәшлек 2011 елга кадәр дәвам итә.

Ренат Шәрибҗанов 2012 елның 14 сентябрендә инфаркт белән вафат була.

Иҗаты үзгәртү

Р.Шәрибҗанов өч альбом яздыра. Икесен — 1998-00 елларда рус телендә. Татарстанның атказанган артисты, җырчы Роза Хәбибуллина белән берлектә 9 җырдан торган татарча альбом яздыра. Әлеге альбом татар фольклорына багышланган, аңарга халык моңнары эшкәртмәләре һәм авторның үз җырлары кергән. Альбомдагы «Җырлы чишмәләр» җыры белән алар икесе дуэт булып Казанда булып узган «Җиде йолдыз» концертында катнаша.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Гөлшат Шәрибҗанова, кызы — Инара.

Сылтамалар үзгәртү