Рафаэль Шәйхисламов

Рафаэль Шәйхисламов (27 март 1954 ел) — галим-социолог, югары мәктәп укытучысы, 2010 елдан Башкорт дәүләт университетының кафедра мөдире. Социология фәннәре докторы (2008), профессор. Башкортстанның Социологлар ассоциациясе әгъзасы.

Рафаэль Шәйхисламов
Туган 27 март 1954(1954-03-27) (70 яшь)
Аркавыл, Салават районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  РСФСР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре Педагог, галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты[1]
Гыйльми дәрәҗә: иҗтимагыять фәннәре дуктыры[d]

Биографиясе

үзгәртү

Рафаэль Бәдретдин улы Шәйхисламов 1954 елның 27 мартында Башкорт АССРның Салават районы Аркавыл авылында туган.

Урта белем алганнан соң, 1971 елда Башкорт дәүләт университетына укырга керә, 1976 елда тарих факультетын уңышлы тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген шул ук елда Бөре дәүләт педагогия институтында[2] башлый. 1976-1979 елларда социология лабораториясенең кече гыйльми хезмәткәре була.

1979-1982 елларда В И. Ленин исемендәге Мәскәү өлкә дәүләт педагогия институтының аспирантурасында укый һәм 1983 елда «фәлсәфә фәннәре кандидаты» гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

1982-1986 елларда Бөре дәүләт педагогия институтында доцент вазыйфасында укыту эшен дәвам итә.

1986-1990 елларда галим Уфа дәүләт икътисад һәм сервис академиясендә доцент булып эшли.

1991-1999 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтында укыта, шул исәптән 1994 елдан — социология һәм политология кафедрасы мөдире була.

1999 елдан Уфа дәүләт икътисад һәм сервис академиясендә социология һәм социаль‑коммуникацион технологияләр кафедрасы мөдире була.

2010 елдан Рафаэль Бәдретдин улы Шәйхисламов Башкорт дәүләт университетының социология һәм яшьләр белән эшләү кафедрасы мөдире.

Һөнәри җәмәгать эшчәнлеге

үзгәртү
  • Башкорт дәүләт университетындагы социология фәннәре буенча Д. 212.013.05 диссертация советы әгъзасы[3].

Фәнни тикшеренүләре

үзгәртү

Галимнең фәнни тикшеренү өлкәсе шәхес һәм аралашу социологиясен, җәмәгать белән бәйләнеш, бизнесның социологик проблемаларын үз эченә ала. Ул 100 дән артык гыйльми хезмәт авторы.

Гыйльми хезмәтләре

үзгәртү

Монографияләр

үзгәртү
    • Вовлечение населения в реализацию всероссийского физкультурно-спортивного комплекса «Готов к труду и обороне». Уфа: РИЦ БашГУ, 2018.
    • Доклад о положении молодежи в Республике Башкортостан. Коллективная монография. Уфа, РИЦ БашГУ, 2018.
    • Молодежь в межэтнических и межконфессиональных коммуникациях Республики Башкортостан: опыт регионального измерения, практики регулирования. Уфа: РИЦ БашГУ, 2018.
    • Этническая и гражданская идентификация в коммуникативном пространстве полиэтнического региона. Уфа: РИЦ БашГУ, 2015.
    • Связи с общественностью: управление социокультурными коммуникациями. Уфа: УГУЭС, 2013.
    • Дистанционное обучение в системе высшего профессионального образования региона. Уфа: Уфимская государственная академия экономики и сервиса, 2011
    • Имидж-менеджмент как социально-коммуникативный инструмент современной организации. Уфа, РИЦ БашГУ, 2010
    • Связи с общественностью: теоретико-методологические основания. Уфа, Уфимская государственная академия экономики и сервиса, 2010
    • Коммуникативное единство социокультурной системы. – М.: Социально-гуманитарные знания, 2006. – 329 с.
    • Социокультурная система и личность (теоретико-методологический анализ). – М.: Социально-гуманитарные знания, 2005. – 177 с.

Уку әсбаплары

үзгәртү
    • Социология. Учебное пособие / Р. Б. Шайхисламов – Уфа: УГИС, 2005. – 308 с.
    • Связи с общественностью: Учебно-методическое пособие по выполнению дипломных работ/ Р. Б. Шайхисламов и др. [отв. ред. Р. Б. Шайхисламов] - Уфа: УГИС, 2005. – 78 c. (авторских – с.32-57).
    • Конфликтология. Учебное пособие/ Р. Б. Шайхисламов, И. В. Юдина - Уфа: ДизайнПолиграфСервис, 2001. – 96 с. (авторских - с.15-19, 29-40, 50-64, 67-75, общ.ред.).
    • Социодинамика культуры. Учебное пособие/ Р. Б. Шайхисламов – Уфа: ДизайнПолиграфСервис, 2001. – 96 с.
    • Социология. Учебное пособие в 2-ч. Ч.1 /Р. Б. Шайхисламов – Уфа: ДизайнПолиграфСервис, 2000. – 88 с.; Ч.2. / Р. Б. Шайхисламов – Уфа: ДизайнПолиграфСервис, 2000. – 78 с.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

үзгәртү
  • Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Бурханова Ф. Б., Ковров В. Ф., Мухамадиева Р. Р. Социологи Башкортостана: Справочник: 2-е изд. дополненное и переработанное. – Уфа: Восточная печать, 2012. – 141 с. ISBN 978-5-98755-121-2.(рус.) (Тикшерелгән 26 апрель 2019)
  • Земля салаватская, земля батыра./ Автор-составитель: Сабирьянова С. Г. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010. — 400 с. (рус.) (Тикшерелгән 23 апрель 2019)