Рафаэль Сәхабиев

(Рафаэль Сәхәбиев битеннән юнәлтелде)

Рафаэль Әхәт улы Сәхабиев - опера җырчысы.

Рафаэль Сәхабиев
Туган телдә исем Рафаэль Әхәт улы Сәхабиев
Туган 8 июль 1951(1951-07-08)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Шәңгәлче авылы
Үлгән 29 ноябрь 2019(2019-11-29) (68 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре җырчы, мөгаллим
Ата-ана
  • Әхәт (әти)
Бүләк һәм премияләре Татарстанның халык артисты

 Рафаэль Сәхабиев Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1951 елның 8 июлендә ТАССРның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган. 1976 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты (1976 елдан). 1974 елдан башлап концерт эшчәнлеге алып бара, 2001 елдан — доцент. 1997 елдан Казан консерваториясенең опера классында эшли. ТАССРның атказанган артисты (1980). ТАССРның халык артисты (1987).

Опера театрында утыздан артык роль башкарган, шуларның яртысы – татар репертуары. Алар арасында Нәҗип Җиһановның "Алтынчәч" операсында Хан, Әнвәр Бакировның "Тукай" әсәрендә Тукай һәм башка рольләр бар.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү