Рамин Хәнәфи улы Нәфыйков (3 декабрь 1967 ел, СССР, ТАССР, Казан) - рәссам, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Рамин Нафыйков
Туган телдә исем Рамин Хәнәфи улы Нәфыйков
Туган 3 декабрь 1967(1967-12-03) (56 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Һөнәре рәссам

Биографиясе үзгәртү

Рамин Нәфыйков 1967 елның 3 декабрендә Казан шәһәрендә туа. Нәселле рәссам (аның әтисе – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Хәнәфи Нәфыйков), Татарстанның заманча сәнгать тормышының якты вәкиле.

Казан сәнгать училищесын тәмамлап (1983-1987), армиядә хезмәт иткәннән соң, Латвия сәнгать академиясенә укырга китә, анда профессор Индулин Зариньш җитәкчелегендә монументаль рәсем факультетында укый (1991-1997).

2000 елдан Латвия Рәссамнар берлеге әгъзасы. 2001 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Казанда яши һәм эшли.

Иҗаты үзгәртү

Беренче шәхси күргәзмә 1998 елда Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залында (Казан) уза. 2020 елга Нәфыйковның Казан, Рига, Мәскәү, Санкт-Петербург, Вена галереяләрендә 20дән артык күргәзмәсе уза. 2010 елда «Рамин Нәфыйков» күргәзмәсе Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда (Казан) уза, ә 2018 елда аның «Внутренняя Булгария» күргәзмәсе Эрартның хәзерге заман сәнгате музеенда (Санкт-Петербург) узган.

Эшләре М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее җыелышларына (Өфе), Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее (Казан), KollerArtHaus абстракт рәсем сәнгате йорты (Мәскәү), Эрантның заманча сәнгать музее (Санкт-Петербург) керә.

Чыганаклар үзгәртү