Радмир Илдар улы Беляев (11.06.1987; Яр Чаллы, ТАССР) — Татарстанның Менделеевск муниципаль районы башлыгы.[1]

Радмир Илдар улы Беляев
Туган 11 июнь 1987(1987-06-11) (36 яшь)
Яр Чаллы, ТАССР
Милләт татар
Ватандашлыгы РФ
Һөнәре муниципаль эшлекле

Биографиясе үзгәртү

Радмир Илдар улы Беляев 1987 елның 11 июнендә ТАССРның Яр Чаллы шәһәрендә туган.

«Оешма менеджменты» белгечлеге буенча Кама дәүләт инженер-икътисад академиясен (2009), Казан (Идел буе) федераль университетын «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча (2013), «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен (Master of Public Administration (MPA) тәмамлый.

2007-2009 елларда «Шәһәр студентлар Советы» җирле яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе. 2008-2009 елларда «ТР Студентлар лигасы» Региональ иҗтимагый оешмасы вице-президенты. 2009-2011 елларда Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча идарәсенең баш белгече. 2011 елдан 2016 елга кадәр икътисадый үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү идарәсе башлыгы урынбасары, эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү бүлеге башлыгы. 2016 елда Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсе башлыгы. 2016 елның 18 октябреннән 2019 елның 15 апреленә кадәр ТР Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. 2019-2021 елларда ТР Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.

2021 елның 31 августыннан ТР Менделеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2021 елның 16 ноябреннән ТР Менделеевск районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы.[2]

Бүләк һәм премияләре үзгәртү

Татарстан Республикасында иң яхшы ел җәмәгатьчесе (2007 ел).

Чаллы шәһәре Мэрының Рәхмәт хатлары (2007 ел), Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының Рәхмәт хатлары (2009 ел), Яр Чаллы шәһәре Мэрының Мактау грамоталары (2011 ел), Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры (2015 ел), Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2021 ел) белән бүләкләнгән.[1]

Искәрмәләр үзгәртү