Равил Фәтхетдинов

Равил Фәтхетдинов (Равил Һилал улы Фәтхетдинов) – химия өлкәсендә галим-оештыручы, химия фәннәре кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр. Казан химия фәнни-тикшеренү институты генераль директоры (1998 елдан).

Равил Фәтхетдинов
Туган телдә исем Равил Һилал улы Фәтхетдинов
Туган 13 март 1955(1955-03-13) (69 яшь)
Удмуртия, Сарапул шәһәре
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре химик
Балалар кызлары Лилия (1979), КХТИ доценты, Камилла (2004),
уллары Альберт (1990), Тимур (1997)
Ата-ана
  • Һилалетдин Сәхаби улы (1924-2005), сугыш ветераны (әти)
  • Җәмилә Гобәйдулла кызы (1926-1999) (әни)
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре кандидаты[d]
Сайт www.kazhimnii.allkazan.ru

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1955 елның 13 мартында Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә туган. Казан химия-технология институтының махсуслашкан факультетын (1978), шул ук уку йортында аспирантура (1987) тәмамлаган. Химия фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый.

Хезмәт юлы үзгәртү

  • 1978-1982 Казан химия сәнәгате фәнни-тикшеренү институтында инженер, өлкән инженер, комсомол комитеты сәркатибе.
  • 1982-1984 ВЛКСМ Татарстан өлкә комитетында инструктор.
  • 1988-1992 Казан химия фәнни-тикшеренү институтында кече фәнни хезмәткәр, фәнни хезмәткәр.
  • 1992-1996 «Альфа-Сервис» фәнни-сәнәгать оешмасы ААҖ директоры.
  • 1996-1998 Казан дәүләт технология университеты (КХТИ) проректорының икътисад буенча урынбасары.
  • 1998-201? Казан химия фәнни-тикшеренү институты генераль директоры.

Фәнни хезмәтләре үзгәртү

Нитробәйләнешләр химиясе буенча 40 тан артык фәнни хезмәт язган. Экстремаль шартларда кешене саклау чаралары (КСЧ) турында хезмәтләре бар. Дары һ. б. шартлаткыч матдәләрне тикшерү һәм ясау, КСЧ буенча күп санлы (12) патентлар һәм авторлык таныкнамәләре авторы.[1]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • ССРБ ВДНХ (РФ бөтенрусия күргәзмә үзәге) медальләре.
  • РФ сәнәгать министрлыгы мактау кәгазьләре.
  • ТР мактау кәгазе.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Р. Фәтхетдинов «Эш бирүчеләрнең кара исемлеге»ндә

Искәрмәләр үзгәртү