Пәке уены татар халык уены.

Пәке уены
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
урам
Физик активлык
төрлечә

Уйнау тәртибе үзгәртү

Бу уен күбрәк пәке (пычак) яхшы кадала торган урыннарда (киң такта, юан бүрәнә һ. б.) уйнала.

Балалар үзара чират билгелиләр һәм шуның буена пәке ыргыталар. Уен ун ысулдан тора. Кем кайсы ысулда ялгыша (пәке кадалмый), икенче мәртәбә чираты җиткәч, шул хәрәкәттән башлап китә. Хәрәкәтләрнең тәртибе түбәндәгечә:

1. Пәкене сабыннан тотып кадату.
2. Пәкене йодрыклаган кул өстенә (уч ягына) куеп кадату.
3. Пәкене йодрык өстенә (баш бармак ягына) куеп кадату
(аны «чәрке» дип атыйлар). 4. Пәкене бармакка салып кадату.
5. Пәке йөзен учка салып кадату (аны «әби» дип атыйлар).
6. Пәкене кул аркасына куеп кадату (исеме «баба»).
7. Пәкене теш белән чәйнәп ыргыту һәм кадату.
8. Пәкене баш өстеннән төшереп кадату.
9. Пәкене артка таба ыргытып кадату.
10. Пәке очыннан бармак белән тотып кадату (исеме «чыргытма»).

Барлык ысуллар буенча да пәкене кадатып чыга алган малай җиңүче була.

Уен соңында ахырда калган малайга җәза бирәләр. Җәза мондый була: кечкенә генә чокыр казыйлар һәм чокыр төбенә чөй кагалар. Җиңелгән малай шул чөйне теше белән тартып ала һәм үзе теләгән якка йөгерә. Шул арада ул тешендәге чөйне кеше күрмәгән җиргә төкереп калдырырга тырыша. Башка малайлар да аның артыннан чабалар. Әгәр дә ул төкереп калдырган чөйне тапсалар, бу малай өчен җәзаны тагын кабатлыйлар. Әгәр табылмаса, уен тәмам була.

Чыганаклар үзгәртү