Петр Прохоров (12 гыйнвар 1852 ел — 25 август 1920 ел) — земство докторы, галим, мәгърифәтче, сарай киңәшчесе, дезинфекцияләүче пар камера уйлап табучы (Прохоров камерасы), лепролог. Аның хөрмәтенә Кингисепп (Ямбург) районара хастаханәсе атала. «Медицинаның биологик нигезләре» капиталь хезмәт авторы. «С. Петербург губернасында махау авыруына каршы көрәш җәмгыятен» оештыручыларның берсе.

Пётр Прохоров
Туган телдә исем рус. Пётр Николаевич
Туган 12 гыйнвар 1852(1852-01-12)
Насонки[d], Нерехтский район[d], Россия
Үлгән 25 август 1920(1920-08-25) (68 яшь)
Кингисепп, Санкт-Петербург губернасы, РСФСР[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре табиб
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

 Пётр Прохоров Викиҗыентыкта

Биографиясе

үзгәртү

Прохоров Петр Николаевич 1852 елның 12 гыйнварында Кострома губернасының Насонка[1] усадьбасында, Нерехта[2] каласыннан ерак түгел җирдә туа. Кострома гимназиясен тәмамлый. 1870-1875 елларда Мәскәү университетының медицина факультетында белем ала.

1875-1881 елларда Сахалинда (Корсаков хәрби посы) 4-нче Көнчыгыш -Себер линия батальонында хәрби врач булып хезмәт итә. 1876 елда кызлары Наталья туа (1876-1942).

1881 елның икенче яртысында Хәрби-медицина академиясе клиникаларының берсендә эшли, гыйльми эшчәнлек алып бара. 1883 елның мартында медицина докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый. 1883 елның маенда) Ямбургка килә һәм земство табибы вазифасын били.

1907 елга Ямбург өязендә Петр Николаевич тырышлыгы белән 5 земство хастаханәсе, 7 фельдшер пункты, «Крутые Ручьи» лепрозорие төзелә (1894)[3].

«Мәгариф» җәмгыяте рәисе вазыйфасында 1907 елның 1 октябрендә Коммерция училищесы — Ямбургтан беренче урта уку йорты ачу инициаторы була. Н. Прохоров исемендә ике стипендия булдырыла[4].

Петр Николаевич Сарай киңәшчесе[5], «С. Петербург губернасында махау авыруына каршы көрәш җәмгыятен» оештыручыларның берсе була.

1914 елның августында үз теләге белән фронтка китә, санитар поезды начальнигы була. 1917 елның башында Ямбургка каты яраланып кайта. 1920 елның августында вафат була. 1920 елның 27 августында кала зыяратында җирләнә.

Ямбург шәһәре башкарма комитеты карары белән 1920 елның 27 августында ул эшләгән хастаханәгә Петр Николаевич Прохоров исеме бирелә. Хастаханә 1944 елның гыйнварына кадәр эшли, немец гаскәрләре чигенгән вакытта аны яндырып китә. 1980 елның гыйнварында яңа корпус төзелгәч, Кингисепп хезмәтчәннәр депутатлары шәһәр советы башкарма комитеты карары белән аңа яңадан Петр Николаевич исеме бирелә һәм ул Ленинград өлкәсенең ГБУЗ «П. Н. Прохоров исемендәге Кингисеппск районара хастаханәсе» дәүләт бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе дип атала[6].

Петр Николаевич хөрмәтенә, Ямбург өязенең сәламәтлек саклау системасына нигез салучы буларак, истәлекле тактаташ куела[7].


2017 елның 25 феврале — 30 мартында Кингисепп тарихи — туган якны өйрәнү музеенда Петр Николаевич Прохоровның тууына 165 ел тулуга багышланган «Светя другим, сгораю сам» күргәзмәсе үтә[8].

Туганнары

үзгәртү
  • Языкова Ольга Николаевна (Прохорова) (10.02.1846-1942) — укытучы
  • Руднева Анастасия Сергеевна (1921 елда вафат була) — катын.
  • Прохоров Андрей Петрович(1882-1941) — өлкән улы.
  • Прохоров Борис Петрович (1886-1975) — кече улы
  • Прохоров Борис Борисович (14.10.1936) —оныгы.

Фәнгә өлеше

үзгәртү

Петр Николаевич дезинфекцияләүче пар камера уйлап таба (Прохоров камерасы)[9].

Библиографик

үзгәртү
    • Прохоров П. Н. О противугигиенических обрядах при праздновании дня Прасковьи-Пятницы в селе Ильяши Ямбургского уезда Петербургской губернии//Здоровье, 1883. № 41.
    • Прохоров П. Н. 2020 елның 29 ноябрь көнендә [https://web.archive.org/web/20201129174742/http://lenoblmus.ru/museum/kingiseppskiy/gallery/1952?v=gallery#ci11238 архивланган.] 2020 елның 29 ноябрь көнендә архивланган. Доклад по аптечному делу, 1886.
    • Прохоров П. Н. Паровая дезинфекционная камера 2020 елның 29 ноябрь көнендә архивланган. — Санкт-Петербург: Типография И. Н. Скороходова, 1893.
    • Прохоров П. Н. Биологические основы медицины/ [Соч.] Д-ра мед. П. Н. Прохорова. Выпуск 1/издание В. И. Базилевского — Санкт-Петербург: Типография И. Н. Скороходова, 1896. — 3 т.
    • Прохоров П. Н. Биологические основы медицины/ [Соч.] Д-ра мед. П. Н. Прохорова. Выпуск 2/издание В. И. Базилевского — Санкт-Петербург: Типография И. Н. Скороходова, 1898. — 3 т.
    • Прохоров П. Н. Биологические основы медицины/ [Соч.] Д-ра мед. П. Н. Прохорова. Выпуск 3/издание В. И. Базилевского — Санкт-Петербург: Типография И. Н. Скороходова, 1899. — 3 т.
    • Прохоров П. Н. О возможности расширить пределы нашего зрения, в связи с оценкой значения для фотографии в частности и для естествознания вообще, цветоделительного способа Буринского / [Соч.] Д-ра П. Н. Прохорова. — Санкт-Петербург : К. Л. Риккер, 1899. — 17 с. : ил.
    • Прохоров П. Н. Система терапевтических единиц skt : (Санаторий — килограмм — время) : Опыт введения в медицину мат. метода / [Соч.] Д-ра мед. П. Н. Прохорова. Вып. 1-. — Санкт-Петербург : Н. А. Богданов, 1906. — 23.
    • Прохоров П. Н. Библейская проказа в Санкт-Петербургской губернии. Меры борьбы с ней, начиная с древних времен // СПб Земский вестник, 1910.
  • Программа лекции доктора медицины Прохорова П. Н. 2020 елның 29 ноябрь көнендә архивланган. — Санкт-Петербург, 14.03.1910

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Карты РККА. www.etomesto.ru. 2020-02-03 тикшерелгән.
  2. Прохоров Б. Б., Тринев В. П. Земский врач Петр Николаевич Прохоров// Московский журнал. − 2001. — № 6. — С.22-27
  3. Потравнов А., Хмельник Т. {{{башлык}}} // regionavtica.ru.
  4. Демина В. В. К 150-летию Ямбургского земства. Продолжение//МКУК «Кингисеппская ЦГБ», Кингисепп, 2017
  5. «Врач, ученый и земский деятель» к 165-летию со дня рождения П. Н. Прохорова//МКУК «Кингисеппская ЦГБ», Кингисепп, 2017
  6. Имена в истории Пустомержской земли.
  7. Как урвать талон к врачу кингисеппской поликлиники? Мнение одного пациента//кингисепп-сегодня.рф, 26.01.2015
  8. Выставка «Светя другим, сгораю сам» 2020 елның 29 ноябрь көнендә архивланган.//Музеи Ленинградской области, 2017
  9. Мазинг Ю.А. {{{башлык}}} // Пространство и время. — № 2. — С. 222.

Әдәбият

үзгәртү