Петр Пискарев (18 июнь 1912 ел — 31 декабрь 1976 ел) — совет хәрби начальнигы, танк гаскәрләре генерал-майоры. 79 нчы укчылар корпусы командиры, Совет-поляк, Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучы.

Пётр Пискарев
Үлгән Мәскәү

Биографиясе үзгәртү

1912 елның 18 июнендә Рязань губернасының Калинин авылында туган.

1934 елда Боровский җимеш-яшелчә техникумын тәмамлаганнан соң, РККА сафына алына һәм М. В. Фрунзе исемендәге Орел бронетанк мәктәбенә укырга җибәрелә.

1936-1938 елларда — 3-нче запас танк бригадасы 1-нче танк батальонының взвод командиры.

1938-1939 елларда — 3-нче аерым җиңел танк полкының уку батальоны взвод командиры.

1939 елдан 1940 елга кадәр 39 нчы аерым җиңел танк бригадасы составында шул бригада штабының икенче һәм дүртле частьлары начальнигы һәм беренче бүлеге ярдәмчесе вазыйифаларында хезмәт итә.

1939-1940 елларда бригада составында Совет-поляк һәм Совет-фин сугышларында катнаша[1][2].

1940-1941 елларда И. В. Сталин исемендәге РККА-ның Бронетанк гаскәрләре хәрби академиясендә команда факультетында укый. 1941 елның октябреннән 1942 елның мартына кадәр 26 нчы танк бригадасы штабында оператив эшләр буенча штаб начальнигы урынбасары, 26 нчы танк батальонының рота командиры һәм бу бригаданың күзәтчелек буенча штаб начальнигы ярдәмчесе вазыйфаларында хезмәт итә. 1942 елның 3 мартыннан 7 декабренә кадәр — 26 нчы танк бригадасы штабы начальнигы. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән ук Көнбатыш фронтта 43-нче армия составында катнаша һәм Мәскәү янындагы алышка керә. 1941 елның 14 декабрендә бригада Стремилово һәм Высокое секторында оборонаны били. 1941 елның декабрендә — 1942 елның гыйнварында Малоярославец юнәлешендә 43-нче армиянең контрһөҗүмендә катнаша, Оболенскны һәм 1942 елның 2 гыйнварында армия чаcтьлары белән бергә Малоярославец коткара[3][1][2][4][5].

1944 елның 25 августыннан 1945 елның 17 июленә кадәр — 8-нче гвардия танк корпусы командиры урынбасары.

1945-1947 елларда — 8-нче гвардия танк дивизиясе командиры урынбасары.

1947-1948 елларда К. Е. Ворошилов исемендәге Югары хәрби академиясендә укый.

1949-1950 һәм 1956-1976 елларда — К. Е. Ворошилов исемендәге Югары хәрби академиянең югары берләшмәләр тактикасы кафедрасының өлкән укытучысы.

1950-1954 елларда — 20-нче гвардия механизацияләнгән дивизиясе командиры.

1954 елның февраленнән июленә кадәр — танк гаскәрләре буенча 3-нче гвардия механизацияләнгән армиясе командующие ярдәмчесе.

1954 елдан 1956 елга кадәр — 3-нче удар армия составында 79 нчы укчылар корпусы командиры[2][6].

1976 елның 31 декабрендә Мәскәүдә вафат була, Хован зиратында җирләнгән.

Бүләкләре үзгәртү

Искәрмә үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Пискарев, Пётр Васильевич. Танковый фронт: 1939—1945. 2022-02-02 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 Пётр Васильевич Пискарев (1912—1976) / Красная Звезда // МО СССР от 13.01.1977
  3. Феськов В. И., Калашников К. А., Голиков В. И. Красная Армия в победах и поражениях. Томск, Издательство Томского университета, 2003
  4. Строительство и боевое применение советских танковых войск в годы Великой Отечественной войны / И. Е. Крупченко, Л. В. Сергеев и др.; Под ред. О. А. Лосика. — М. : Воениздат, 1979. — 414 с
  5. Строительство и боевое применение советских танковых войск в годы Великой Отечественной войны / И. Е. Крупченко, Л. В. Сергеев и др.; Под ред. О. А. Лосика. — М. : Воениздат, 1979. — 414 с
  6. Калашников К. А., Додонов И. Ю. Высший командный состав Вооружённых сил СССР в послевоенный период. Справочные материалы (1945—1975). Том 4. Командный состав Сухопутных войск (армейское и дивизионное звенья). Часть первая. — Усть-Каменогорск: «Медиа-Альянс», 2019. — 428 с. — ISBN 978-601-7887-31-5

Әдәбият үзгәртү

  • Книга: Высший командный состав ВС ССРБ в послевоенный период|3
  • Калашников К. А., Додонов И. Ю. Высший командный состав Вооруженных сил ССРБ в послевоенный период. Справочные материалы (1945-1975). Том 4. Командный состав Сухопутный войск (армисе и дивизионны звенья). Бүлек первая. — Усть-Каменогорск: «Медиа-Альянс», 2019. — 428 с. — ISBN 978-601-7887-31-5