Пётр Витгенштейн
Витгенштейн Петр Христиан улы (алман. Ludwig Adolph Peter Fürst zu Sayn-Wittgenstein) — граф, фельдмаршал (1768-1842), борынгы герман ыругыннан була.
Пётр Витгенштейн | |
Ludwig Adolph Peter Fürst zu Sayn-Wittgenstein | |
Туу датасы | |
---|---|
Туу урыны | |
Үлем датасы | |
Үлем датасы | |
Иялек | |
Хезмәт еллары |
1789—1829 |
Дәрәҗә |
генерал-фельдмаршал |
Елизавета Петр кызы патшалык итькәндә, аның атасы рус хезмәткә керә. Витгенштейн Нежин шәһәрендә туган һәм 1781 елны лейб-гвардия Семеновский полкның сержанты итәп исәпкә алыңган. 1795 елны Польша белән сугышкан чакны волонтер булып Дерфельден корпусында Литвада торган, аннары Праһа штурмында катнашкан.
Бу сугыш тәмамлауну белән, ул граф Зубов корпусына, Кавказга кучә һәм Дәрбәнтне алуында катнаша, шуның ачкычы белән Санкт-Петербургга җибәрелә. 1801 елны Елисаветградский гусар полкына командир булып куела, шул полкы белән Пётр Витгенштейн сугышларда актив катнашты, 1805 елны Наполеонга каршы, 1806 елны — төрекләргә каршы һәм 1807 елны — тагын Наполеонга каршы. 1812 елгы Ватан сугышында — 1-нче пехота корпусы сәргаскәре.
Кутузов үлеменнән соң (апрель 1813) — рус һәм прусс гаскәрләрнең сәргаскәре; Лютцен һәм Бауцен янындагы сугышларында җиңелүдән соң отставкага чыга.
1828—29 еллардагы рус-төрек сугышы вактында — рус армиясе сәргаскәре (1829 елның февральгә кадәр).
Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. Мәгълүматны тикшерү җиңел булырга тиеш, башка очракта ул, шик астына куелып, бетерелергә мөмкин.
Сез, мәкаләне төзәтеп, абруйлы чыганакларга сылтамалар куя аласыз. |
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|