Пьер Эде́ль (фр. Pierre Edel; 1987 елның 23 декабре, Франция, Париж) — француз эстрада җырчысы. Дүрт илдә «Голос» телевизион вокал бәйгеләрендә катнашкан: «The Voice: la plus belle voix' (season 3)», «Голос (Россия, 3 фасыл)», «Голос страны (Украина, 6 фасыл)», «Saison 7 de The Voice Belgique».

Пьер Эдель
Pierre Edel
Туу көне

23 декабрь 1987(1987-12-23) (36 яшь)

Туу урыны

Франция, Париж

Эшчәнлек еллары

2004 — х. в.

Дәүләт

Франция Франция, Россия байрагы Россия Федерациясе, Украина Украина

Һөнәрләр

җырчы

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

кантри, рок, поп

Биографиясе үзгәртү

Пьер Эдель 1987 елның 23 декабрендә Парижда туган. Урта мәктәпне бетергәннән соң ул Лондонга күчкән, анда ул «VocalTech» мәктәбендә музыка белемен алган. 2004 елдан бирле Пьер Европа буенча гастрольләр биргән һәм клубларда һәм корпоративларда чыгышлар ясаган. Соло чыгышлардан тыш, Пьер шулай ук дуэтларда һәм башка музыка коллективларда җырлый. 2010 елда Пьер Мәскәүгә яшәргә күчкән, әмма берничә елдан соң ул Франциягә кайткан.

Шәхси тормышы үзгәртү

Пьер сәламәт яшәү рәвешен алып бара (алкоголь эчемлекләр эчми, тәмәке тартмый һәм шулай ук вегетариан булып тора). Пьер Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте әгъзасы булган, әмма 2017 елда аннан чыккан. Ни сәбәпле чыгу турында ул YouTube-да видео чыгарган.

ТВ-Проектлар үзгәртү

январь — май 2014 ел. 3 фасыл, шоу «The Voice France»
сентябрь — декабрь 2014 ел. 3 фасыл, шоу «Голос»
февраль — май 2016 ел. 6 фасыл, шоу «Голос страны»
январь — март 2018 ел. 7 фасыл, шоу «The Voice Belgique»

Концертлар үзгәртү

«Pierre Edel & YOVO & Нитай» концерты — 2014 елның 26 сентябре
«Голока-Фест» фестивале — 2015 елның 24 январе
«Дикая мята — 8» фестивале — 2015 елның 26-28 июне
«Ратха-ятра» концерты — 2015 елның 16 августы
«iSoul Club» клубында концерт — 2016 елның 15 апреле
Минскта «Друзья» ресторанында концерт — 2016 елның 8 июнендә

Дуэтлар үзгәртү

Yovo һәм Пьер Эдель — 2014 елның 30 сентябре
Виктория Шейко һәм Пьер Эдель — Maybe I, maybe you

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү