Пура Улун Дану Батур

Пура Улун Дану Батур (шулай ук "Пура Батур" яки "Пура Улун Дану") Индонезиядә, Бали утравында урнашкан Һинд дине Бали гыйбадәтханәсе. Пура Кахьянган Джагат буларак, Пура Улун Дану Батур Балида иң әһәмиятле гыйбадәтханәләрнең берсе, ул бөтен утрауда гармония һәм тотрыклык тәэмин итүче булып торган. Пура Улун Дану Батур Төньяк юнәлешен чагылдыра, ул Ходай Вишнуга һәм җирле Алиһә Дэви Дануга багышланган, ул Батур Күле Алиһәсе, бу Балида иң зур күл. Баштагы гыйбадәтханә нигезе җимерелүеннән соң, гыйбадәтханә яңа урынга күчерелгән булган һәм янә 1926 елда төзелгән булган.

гыйбадәтханә
Пура Улун Батур Гыйбадәтханәсе
Гыйбадәтханәнең иң эчке изге урында керүне билгеләүче Пура Улун Дану Батурның падуракша (шулай ук kori agung) порталы.
Гыйбадәтханәнең иң эчке изге урында керүне билгеләүче Пура Улун Дану Батурның падуракша (шулай ук kori agung) порталы.
Гыйбадәтханәнең иң эчке изге урында керүне билгеләүче Пура Улун Дану Батурның падуракша (шулай ук kori agung) порталы.
Ил Индонезия
Төбәк / район Jalan Kintamani, Batur Selatan, Bangli, Bali 80652
Координатлары 8°15′17″ к. к. 115°20′09″ кч. о.HGЯO
Кайсы дини агымга карый Вишну Ходаена табыну, Дэви Дану Алиһәсенә табыну
Нигезләнгән 17-енче гасыр (1926 елда күчерелгән булган)
Сайт [[1] Рәсми сайт]

Батур авылы үзгәртү

Батур авылы Батур тавының кальдерасы янында урнашкан. Авыл өч пербекеланга бүленгән (административ бүлек), алар Батур Утара (төньяк), Батур Тенгаһ (урта), һәм Батур Селатан (көньяк). Авыл кешеләре фермерлар, кәсепчеләр, хөкүмәт хезмәткәрләре һәм туризм сәнәгатендә эшлиләр.

Тарихы үзгәртү

 
1926 ел янартау ату вакытында Батур Тавының кара лавасы Пура Батурның кори агунгын басты диярлек.

Пура Батур яки Пура Улун Дану беренче мәртәбә 17-енче гасырда нигезләнгән булган. Гыйбадәтханә Ходай Вишнуга һәм күл Алиһәсе Дэви Дануга багышланган булган. Балида иң зур күл Батур Күле Балида бик әһәмиятле булып тора һәм Балида авыл хуҗалыгы эшчәнлекләре өчен беренчел су чыганагы булып тора. "Пура" сүзе "гыйбадәтханә" дигәнне аңлата, шул ук вакытта ике сүз "улун" ("баш" яки "чыганак") һәм "дану" ("күл", бу Батур Күленә карый), бу "күл чыганагы" дип тәрҗемә ителә; һәм шулай итеп гыйбадәтханәнең исеме турыдан-туры мәгънәдә "Күл Чыганагы Гыйбадәтханәсе" дип тәрҗемә ителә. "Батур" сүзе Батур авылына карый, бу гыйбадәтханә урнашкан авыл, аның мәгънәсе "саф", "рухи чиста". Пура Улун Дану билгеләмәсе Батур авылы яшәүчеләрнең һәм бөтен Балилыларның муллылыгында суның әһәмиятен күрсәтә, бигрәк тә дөге кырлары өчен су чыганагы буларак.[1]

Пура Улун Дану Батур берничә борынгы лонтарада Бали гыйбадәтханәләренең берсе дип искә алына, ул универсаль Пураларның алты төркемнәренең берсе дип искә алына.[2]

Батур Тавының 1917 елда ташуы вакытында Пура Батур (ул вакытта Каранг Аньяр, буларак мәгълүм, ягъни "Яңа Өлкә") Батур Тавының көньяк-көнбатыш нигезендә урнашкан булган. 1917 ел янартау агымы вакытында лава агуы меңнәрчә бәхетсез очраклар китереп чыгарган. Лава гыйбадәтханәгә кадәр барып җитмәгәнгә күрә, Бали кешеләре моны яхшы алкыш дип санаганнар һәм шул урында калырга карар кылганнар.[2]

1926 елның 21 апреленда Батур Тавы янә аткан, бу юлы бөтен Каранг Аньяр авылын җимергән. Лава шулай ук нигезгә кадәр аккан, бөтен нигезне диярлек каплаган. Авылның җимерелүе һәм 1500 авыл халкының вафат булуына кармастан, 11 катлы төп гыйбадәтханә сакланып калган. Батур Тавының әйләнә-тирәсе кеше яшәми торган дип игълан ителгән һәм Каланг Аньяр авылы халкы күченергә мәҗбүр булган. Күченүгә күрше авыллар халкы ярдәм иткән: Деса Баюнг, Тунггиран, Кедисан, Буанан, Секардади. Голландия Индияләре хөкүмәте Бангли региональ армиясен җибәргән һәм кайбер төрмәдә утыручылар күчү белән ярдәм иткәннәр.[3] Сакланып калган 11-катлы гыйбадәтханә яңа урынга күчерелгән булган, шулай ук гыйбадәтханәнең башка әһәмиятле ядкәрләре.[2] Гыйбадәтханәнең изге ядкәрләре арасында Пура Батурның гамеланы булган, ул махсус традицион балега Деса Баюнгта Пурага күчерелгән булган; шулай ук саклаучы рух фигурасы (Бхатара Геде) ул башка авылга күчерелгән булган, шулай итеп яшәүчеләр күчү вакытында һаман табына алганнар.

Берничә көннән соң, авыл янә төзү программасы Бангли региональ хөкүмәте тарафыннан башланган булган. Йортлар, административ офислар, һәм нигез инфраструктурасы өчен акча җыелган булган. Берничә айдан соң, Батур Тавы тирәсе урыннар куркынычсыз дип игълан ителгән, һәм шундук авылны торгызу программасы башланган. Авыл өчен яңа урын сайланган булган, бу юлы Батур Күленең кальдера боҗрасыннан калкулык буйлап өстәрәк. Элеккеге гаиләләр арасында җир иманалары өләшенгән булган. Бөтен процессны тәртипне тәэмин итү өчен җирле полиция хезмәткәрләре ("мантри полиси") күзәткәннәр. Йортлар һәм нигез инфраструктурасы тәмамлау белән, Бангли төбәк хөкүмәте шулай ук яңа гыйбадәтханәне төзү өчен акча җыйган, бу хәзерге Пура Улун Дану Батур булган. Гыйбадәтханәне 1926 елда төзеп бетергәч гыйбадәтханәнең гамеланы һәм сакчы рухы гыйбадәтханәгә кайтарылган булган. Гамеланны һәм сакчы фигураны гыйбадәтханәгә кайтару буенча церемония үткәрелгән булган һәм шулай ук яңа гыйбадәтханәне һәм ядкәр объектларын чистарту церемониясе үткәрелгән булган.[4]

Гыйбадәтханә нигезе үзгәртү

 
11 яруслы Меру манарасы (pelinggih) һәм Пура Пенатаран Агунг Батурның эчке изге урыны.

Пура Батурга тугыз төрле гыйбадәтханә керә, шуларга су, авыл хуҗалыгы, изге чишмәләр, сәнгатькә, һөнәрләр һәм башкалар Ходайлары һәм Алиһәләренә багышланган 285 изге урын һәм павильон керә. Төп гыйбадәтханәдә Пура Пенатаран Агунг Батурның биш бина яны урыны бар. Аның иң әһәмиятле изге урыннарына 11-катлы меру керә, ул эчке һәм иң изге бина янына керә, өч 9-катлы меру Батур Тавы, Абанг Тавы һәм Ида Батара Далем Ватуренггонгка багышланган, бу Гелгел династиясенең илаһилаштырынган Патшасы, ул 1460 елдан 1550 елга кадәр хөкем иткән. Сигез башка гыйбадәтханә - ул Пенатарам Пура Джати, Пура Тирта Бунгках, Пура Таман Сари, Пура Тирта Мас Мампех, Пура Сампиан Ванги, Пура Гунарали, Пура Паданг Сила һәм Пура Тулук Бийю.[5]

Төп Бали гыйбадәтханәсе Пура Пенатаран Агунг Батур өч өлкәгә бүленгән: гыйбадәтханәнең тышкы изге урыны (jaba pisan яки nistaning mandala), урта изге урыны (jaba tengah яки madya mandala), һәм башка изге урын (jero яки utamaning mandala).[6][7]

Пура Улун Дану Батурның төп изге урыны эчке изге урында (jero)-да урнашкан. Төп изге урын 11-катлы Меру манарасы, ул Ходай Шивага һәм аның хатыны Парватига багышланган.

Фестиваль үзгәртү

Пура Улун Дану Батурның одаланы (төп сые) Бали календаре буенча (Сасиһ Кедасаның Пурнама) елында 10-ынчы тулы аенда була, ул гадәттә Март ахырына яки иртә Апрельгә туры килә.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Hood, 2010, 33 бит.
  2. 2,0 2,1 2,2 Ketut Gobyah, Jro Mangku I Ketut Riana
  3. Hood, 2010, 34 бит.
  4. Hood, 2010, 35 бит.
  5. Ulun Danu Temple Batur. Wonderful Bali (2018).
  6. Stuart-Fox, 1999, 47 бит.
  7. Auger, 2001, 98 бит.

Цитата китерелгән китаплар үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү