Пульпит (Pulpitis) — теш йомшагының (пульпаның) ялкынсынуы. Авыру атларда һәм этләрдә авыз куышлыгындагы микроорганизмнар яисә токсиннар пульпага эләккәннән соң кариоз процесслар көчәю нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Йогышлану теш сынганда, озын тешләрне кыскартканда, теш коронкасы вакытыннан алда ышкылып беткәндә булырга мөмкин. Кискен Пульпит су эчкәндә яки тупас азыклар ашаганда үзен нык сиздерә. Хайван азыктан баш тарта яки аларны теләмичә генә бер ягы белән өзек-өзек чәйни, авызын тулысынча ябып бетерми. Шунлыктан азыгын коеп ашый.

Кариес яки гангрена булганда, авыздан сасы ис килә. Хроник пульпит вакытында нык авыртмый торган һәм кан саркулы полипоз төерчекләр барлыкка килергә мөмкин. Пульпитның чокырчыклы сөяк өслегенә күчүе һәм казналык остеомиелиты китереп чыгаруы ихтимал.

Авыртуны басу өчен, кариозлы тешнең чокырына, аны азык калдыкларыннан чистартканнан соң, түбәндәге нисбәттә мышьяклы паста кертәләр: пульпит булганда, хайваннарның авыз куышлыгын калий перманганаты, фурацилин яки этакридин лактат эремәләре белән юдыралар. Җәрәхәтле урыннарны йодның спирттагы эремәсе яки иод гөлсирин белән эшкәртәләр. Гангреноз яисә үлекле пульпит булса, тешне алалар.