Птеригиум (pterygium; гр. pterygion канатчык) — (канатсыман яры) фиброваскуляр субэпителиаль өчпочмак формасындагы дегенератив үзгәргән бульбар конъюнктиваның лимбтан мөгезкатлауга кереп үсүе. Птеригиумның башы алдында мөгезкатлау эпителиенда тимер утырмасын (Stocker сызыгын) күреп була. Ясалу симптомсыз, әмма кайвакыт ялкынсына ала. Йомшак контактлы линзалар кигән пациентларның симптомнар алданрак барлыкка килә ала, чөнки зуррак диаметрдагы линзалар күтәрелгән птеригиум башын турыдан-туры ярсыта ала. Птеригиум гадәттә эссе климатта яшәүче пациентларда үсеш ала һәм күзнең дәвамлы корылыгы һәм ультрамиләүшә йогынтысына җавап була ала.

Птеригиум
Сурәт
Саклык белгечлеге офтальмология
ICD-9-CM 372.40[1] һәм 372.4[1]
NCI Thesaurus идентификаторы C133744[1]
 Птеригиум Викиҗыентыкта
Птеригиум
МКБ-10 H11.011.0
МКБ-9 Калып:ICD9
DiseasesDB 10916 10916
MedlinePlus 001011 001011
eMedicine oph/542  oph/542 
MeSH D011625 D011625

Гистология үзгәртү

Птеригиум субэпителиаль тамырлы стромадагы коллагенлы дегенератив үзгәрешләрдән гыйбарәт (рәс. 8. 26а).

Клиник күренешләре үзгәртү

1 нче стадия — мөгезкатлауга 2 мм дан кимрәк таралу (рәс. 8. 26б).
2 нче стадия — мөгезкатлауның 4 мм кадәр катнашы. Беренчел яки операциядән соң рецидив буларак була ала (рәс. 8. 26в). Птеригиум прекорнеаль яшь пәрдәсе белән бәйләнешкә кереп, астигматизм китереп чыгара ала.
3 нче стадия — мөгезкатлау һәм оптик зонаның 4 мм дан артык катнашы. Рецидив очрагында киң ясалу гөмбәзләргә таралучы өлешчә субконъюнктиваль фиброзга бәйле, ул үз чиратында, күзнең бераз хәрәкәте чикләнүенә китерә ала.

Дәвалау үзгәртү

1. Медикаментоз дәвалауга (симптоматика булганда) яшь алмаштыргычлары һәм ялкынсынуда стероидлар тамызу керә. Птеригиумның үсүен этәргеч итүче ультрамиләүшә йогынтысын киметү өчен пациентка кояштан саклагыч күзлекләр кияргә кирәк.
2. Хирургия 2 һәм 3 стадияләрдә күрсәтелә. Гади резекция югары рецидив куркынычлыгы белән бәйле, алар беренчел ясалмаларга караганда тагын да көчлерәк була ала. Рецидивларны булдырмауга юнәлгән күп техник алымнар билгеле. Хәзерге вакытта птеригиум кисеп алып һәм кимчелекне конъюнктиваль аутотрансплантат яки амниотик пәрдә белән каплау киң таралышны алды. Рецидив куркынычлыгын минимумга җиткерү өчен өстәмә дәвалау сыйфатында митомицин С һәм В-нурланыш куллансаң була. Ләкин бу алымнар соңлаган күз агы некрозы белән катлаулана ала. Кайвакыт тирән таралган ясалмаларда периферик ламелляр кератопластика таләп ителә.

Дифференциаль диагностика үзгәртү

1. Псевдоптеригиумны конюнктива җыерчыгы һәм периферик мөгезкатлау җәрәһәте яки аның юкарган периферик өлкәсе арасындагы оешканлыгы китереп чыгара. Бу ялгану очы өлкәсе белән генә беркетелә. Чын птеригиум астагы төзелешләр белән барлык озынлыгы буенча ялганган.
2. Конъюнктиваль интраэпителиаль неоплазия (кара. алга).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.