Психолингвистика

[1]Психолингвистика[2] - лингвистика, философия, антропология, нейрофәннәр фәннәре белән бер рәттән когнитив фәннәр рәтенә керә. Ул ике бер зуррак фәннәрнең берләшмәсе: лингвистика һәм психология фәннәренең кушылып өйрәнелә торган тармагы. Тел, фикерләү һәм зиһеннең үзара яшәешен өйрәнә. Фән буларак 1953нче елдан башлап өйрәнелә башлый.

Беренчеләрдән булып психолингвистика терминын Америка психологы Дж.Р.Кантор (1936) куллана, әмма бары тик 1946нчы елда гына Дж.Р.Канторның укучысы Н.Г.Пронко мәкаләсе ("Тел һәм психолингвистика") чыккач кына киң тарала башлый.

Психолингвистикада өч төп теоретик чыганак бар. Беренчесе - тел белемендә психологик юнәлеш. Борыңгы заман телчеләре әйтүенчә, тел - ул рух, күңел эшчәнлеге һәм халык тормышының көзгесе. Шуңа карамастан, тел физик компонентлардан гына түгел, ә психик компонентлардан да тора. Бу телне һәр бер аерым кешегә (индивидуумга) каравын күздә тота. Кешеләрнең сөйләшү шарты һәм аларның эшчәнелеген көйләүче буларак тел кешененең дөньяви күзаллавын чикли, шулай итеп башка кешене бөтен килеш аңлау дөрес түгел. Психолингвистика тарихында Сепир-Уорф теориясе бик әһәмиятле урын алып тора. Б.Л.Уорфның тел һәм фикернең үзара яшәешен өйрәнү өлкәсендә алып барган актив эзләнүләре фәндә тагын да күбрәк кызыксыну уятты.

Психолингвистиканың икенче чыганагы - Америка структуриалистлары эшләре (иң танылган структурисалистларның берсе - Н.Хомский. Аның уйлавынча, телдә сөйләшә һәм аңлаша белү кешенең дөрес җөмләләр төзи алу мөмкинлегеннән тора)

Өченче чыганак - тел белеме проблемалары белән шөгыльләнгән психологларның эшләре. Ватан (Отечественная) лингвистикасы, иң беренчедән, сөйләм эшчәнлеге теориясе буларак төзелә.

Психолингвистика тармаклары

үзгәртү
  • Сөйләм барлыкка китерү һәм аны аңлау механизманары нигезендә сөйләм барышын (процессын) сурәтләү
  • Җәмгыятьтә сөйләм эшчәнлегенең вазыйфаларын өйрәнү
  • Сөйләм хәбәре һәм аның катнашучылары арасында булган бәйләнешне өйрәнү
  • Шәхеснең үсеше белән берлектә аның сөйләмен анализлау

Сөйләм үсеше (Сөйләм онтогенезы)

үзгәртү

"Сөйләшүче" җанварлар

үзгәртү

Күпме генә җанварларны сөйләшергә, кеше телен аңларга өйрәтергә тырышмасыннар, җанварлар барыбер 3 яшьлек баланың сөйләменнән дә яхшырак итеп сөйләшә алмыйлар. Иң танылган сөйләшә торган җанварлар[3] арасында: горилла Коко, шимпанзе-бонобо Канзи, шимпанзе Уошо һ.б.

Бала теленең үсеше[4]

үзгәртү

Зурларның аерым өйрәтүен санга сукмыйча балалар телне тулыча 4 яшькә өйрәнеп бетерәләр. Сөйләмгә кадәр алар бары тик аерым авазларны гына әйтеп үзенә бер балаларга гына хас "сөйләм" дә сөйләшәләр (кычкыралар, көләләр һ.б.). Балалар фонемаларны ишетергә өйрәнгәч, алар акрынлап фонемаларны аера башлый. Яшьярым вакытта баланың сөйләмендә аваз ияртемнәренә, ымлыкларга охшаган сүзләр барлыкка килә, ә инде ике яшьтә - ике һәм берничә сүздән торган сүзтезмәләр барлыкка килүе, телнең төзелешенә (грамматикасына) төшенү башлана. Инде өч яшьтә баланың сүзлек запасы күп тапкырга үсә.

Бала телен өйрәнү түбәндәге өлкәләрдә каралып үтә:

  • Сөйләшә башлау вакытын өйрәнү (12 яшьтән соң сөйләм үзләштерү процессы авырая)
  • Сөйләм үзләштерүдә балаларның киткән хаталарын өйрәнү. Алар аерым бер кануннарга таяналар.
  • Балалар сөйләме синтаксисы
  • Сүзләрнең мәгънәләрен үзләштерү процессларын өйрәнү

Онтолингвистика

үзгәртү

Балалар сөйләмен өйрәнә торган фән (инглиз developmental psycholinguistics)

Икенче телне үзләштерү

үзгәртү

Икенче телне үзләштергән вакытта кеше бик күп авырлыкларга юлыга, шунлыктан бу үзләшетрү процессларын өйрәнү бик мөһим. Алар туган телне үзләштерүне өйрәнүдә ярдәм итәргә мөмкин.

Сөйләм барылкка китерү

үзгәртү

Сөйләм барлыкка китерү процессын күзәтеп булмый диярлек, димәк, аны өйрәнүе аеруча авыр. Н.Хомскиның трансофрмацион- генератив грамматикасы кеше аерым бер кагыйдәләр кулланып тирән структураларны яссылыкка әйләндерә ди. Психологик яктан караганда, сөйләм барлыкка китерү вакытында сөйләшүче аерым бер кагыйдәләр кулланып үезенең уй-фикерен аерым бер телнең сөйләм берәмлегенә әйләндерә. Бу вакытта кеше үзенең коммуникатив мкасатын куллана. Бары тик грамматик төзелмәләрне һәм лексик берәмлекләрне сайлау аша гына кешенең уй-фикерен башкаларга җиткереп була. Шулай итеп, сөйләм кешенең аңындагы сурәтләрне күрсәтү ысулы булып тора.

Этнолингвистика[5]

үзгәртү

Кешенең рухи дөньясына карап, тел кешенең генә түгел, халыкларның дөньяви карашына зур йогынты ясый. Сепир-Уорф теориясе буенча халык теленең структурасы кешенең дөньяга карашын һәм аңының структурасын билгели.

Билингвизм

үзгәртү

Берничә телдә саф рәвештә аралаша алу билингвизм дип атала. Икенче телне үзләштерү нигезендә билингвизм иртә һәм соңга бүленә. Чит телдә сүйләшүче кешенең сөйләмендә күп кенә хаталар (фонетик, лексик, грамматик, синтаксик) күренә. Шулай ук коммуникатив һәм коммуникатив булмаган хаталар була.

Патопсихолингвистика[6]

үзгәртү

Патопсихолингвистика кеше сөйләмендә булган паталогик тайпылышларны өйрәнә.

Сөйләм паталогиясенә түбәндәге өйрәнү объектлары карый:

  1. Югары психик халәткә (психопатия, акцентуация) бәйле сөйләм процессларын өйрәнү.
  2. Баш миенең өлкәләренең бозылуы аркасында барлыкка килгән сөйләм (Брока һәм Вернике афазияләре (мотор һәм сенсор))
  3. Сенсор системаларның бозылуы аркасында барлыкка килгән сөйләм (мәсәлән, сукырларның, чукракларның сөйләме)
  4. Акыл артталыгы аркасында барлыкка килгән сөйләм
  5. Мотор программасының бозылуы аркасында барлыкка килгән сөйләм

Сылтамалар исемлеге

үзгәртү
  1. Лингвистика
  2. Steven Pinker - The Language Instinct
  3. Светлана Бурлак "Происхождение языка: Факты, исследования, гипотезы"
  4. David Crystal - How children learn speech sounds: the first year//How language works David Crystal - How children learn speech sounds: later years//How language works
  5. Е.В.Перехвальская. Этнолингвистика
  6. David Crystal - How speech can go wrong//How Language Works - c.90-97