Портал:Фәлсәфә/Шәп мәкалә

Хакыйкать – (гарәпчәдән «чынлык, турылык, дөреслек») – фәлсәфәдә чынбарлыкның реаль процессларына һәм күренешләренә туры килә торган белемнең эчтәлеге; аң белән чынбарлыкны объектив, дөрес чагылдырудан гыйбарәт; фикерләрнең, хисләрнең, теорияләрнең объектив эчтәлеге белән тиңләштерелә. Хакыйкатьне эзләп табу – димәк, әйберләрнең чынбарлыкта яшәгән рәвешләрендә, чын күренешләрендә асылларын танып белү. Ләкин хакыйкатьне танып белү процессында алынган күзаллауларга, хөкемнәргә, төзелгән теорияләргә, ягъни бары тик танып белүнең нәтиҗәсенә генә кайтып калмый, ул өзелми торган процесс та булып тора – белемсезлектән – белемгә, тулы һәм тирән булмаган белемнән тулы һәм тирән белемгә юнәлгән хәрәкәт дип күрсәтелә.

Гомумән, хакыйкать ул универсаль абстракт һәм диндә дә, фәлсәфәдә дә кулланыла торган төшенчә. Хакыйкатькә каршы төшенчә булып, ялган тора.

Рәсемдә: Көзгене һәм еланны тотып торучы "Хакыйкать" (1896).