Портал:Удмуртия/Удмуртия шәхесе

Кузебай Герд (Кузьма Павлович Чайников) - күренекле удмурт шагыйре.

Җиде яшендә әтисез кала. Матди авырлыкларга карамастан әнисе аны башлангыч мәктәпкә бирә. Башлангыч мәктәптән соң ул Вавож авылы мәктәбендә белем ала.

1912 елның августында ул Кукарск укытучылар семинариясенә укырга керә. 1916 елның маенда ул семинарияне уңышлы тәмамлый. Аннары Малмыж өязе Зур Уча авылында укытучы була. 1918 елда Михаил Худяков оештырган Малмыж тарих җәмгыятенең актив катнашучысы булып китә. Удмурт фольклорын һәм этнографиясен өйрәнүдән тыш ул шулай ук мари халкының риваятьләрен туплау белән дә шөгыльләнә. 1920 елның сентябрь аенда ул ар телендә «Муш» («Бал корты») дип аталучы балалар өчен беренче журнал чыгара башлый.