Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрыУфа шәһәрендә эшләүче әйдәп баручы башкорт театры.

Театрның барлыкка килү датасы булып 1919 елның 4 декабре тора. Ул көндә Башкортстан халык комиссариаты Вәлиулла Мортазин-Иманский җитәкләгән Стәрлетамак татар драма театрына «1нче башкорт дәүләт театры» статусын бирергә карар чыгара. Театрның беренче иҗади җитәкчесе — Сәйяр труппасы артисты, режиссер Вәлиулла Мортазин-Иманский. Башкорт телендәге язма булдыруга кадәр (1924 ел) бөтен спектакльләре татарча уйнала.