Портал:Кама Тамагы районы/Сайланган мәкалә

Туфа́н Габдулла́ улы Миңну́ллин (Tufan Ğabdulla uğlı Miŋnullin; 1935 елның 25 августы, Олы Мәрәтхуҗа2012 елның 2 мае, Казан) — күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче. ТР Дәүләт Шурасы депутаты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Казанның шәрәфле гражданины. Татар драматургиясен, татар театрын ССРБ халыклары дәрәҗәсенә күтәргән классик драматург.

Туфан Миңнуллин — 1995 елдан башлап Татарстан Дәүләт шурасы депутаты. Ул дәүләт дәрәҗәсендә татар теле, мәдәнияте проблемаларын күтәреп, Дәүләт шурасында һәрдаим татар телендә чыгыш ясаучы азсанлы депутатлардан була.