Портал:Диннәр/Шәп мәкалә/Архив


Исламның биш баганасы (гарәп. أركان الإسلام‎) – һәрбер мөселман тарафыннан үтәлергә тиешле биш фарыз.

Ислам дине нигезләреннән тыш, Аллаһы һәр кешегә коткарылу өчен кирәкле дини вазифалар үтәүне дә йөкли. Мондый вазифалар бишәү, мөселманнар аларны исламның биш баганасы дип атап йөртәләр. Чөнки алар чыннан да ислам диненең төп, нигез принципларын тәшкил итәләр.

«Аллаһның Илчесе, саләллаһу галәйхи үәсәлләм, әйткән: "Ислам биш баганага нигезләнә – Аллаһтан башка илаһ юклыгына һәм Мөхәммәд (с.г.в.) – Аның илчесе булуына шәһадәтлек китерүгә, намаз укуга, зәкәт түләүгә, Хаҗ кылуга һәм Рамазан аенда ураза тотуга"».

  1. Шәһадәт (гарәп. الشهادة‎‎) – Аллаһ төгаләдән башка иләһ юклыгына, һәм Мөхәммәд Аның илчесе (рәсүле) икәнлегенә таныклык (шәһадәтлек) бирү.
  2. Саләт (гарәп. الصلاة‎‎) – көндәлек биш вакыт намазны үтәү.
  3. Зәкәт (гарәп. الزكاة‎‎) – ярлыларга бирелә торган хәер.
  4. Сыям (гарәп. الصيام‎) – Рамазан аенда ураза тоту.
  5. Хаҗ (гарәп. الحج‎‎) – мөмкинлек булса, Мәккәгә хаҗ кылырга бару.

Буддизм (санскр. बुद्ध धर्म, buddha dharma; пали बुद्ध धम्म, buddha dhamma, «Уянган Фәне») – VI гасырда (б. э. к.) Көньяк Азиядә барлыкка килгән, рухи уяну турында өйрәткән дини-фәлсәфәле дин. Аңа нигез салучы – Будда Гаутама.