Портал:Агачлар/Татар дөньясы


Ак кае́н - татар мифологиясендә һәм фольклорында - изге агач. Яктылык, чисталык һәм гүзәллек символы буларак, каен күп кенә Көнчыгыш һәм Көнбатыш мифология системаларында киң таралган. Каенны олылау агач культына - күп кенә халыкларда ыруглык чорында киң таралган табигатькә табынуның бер төренә кайтып кала.