Перотин (фр. Pérotin, күп очракта Бөек Перотин, лат. Perotinus Magnus) — 12-13 гасырлардагы француз көйязары, Нотр-Дам Мәктәбенең таныклы әһеле[2].

Перотин
Туган телдә исем фр. Pérotin[1]
Туган 1160 елга якын
Париж
Үлгән 1230 елга якын
Франция патшалыгы
Милләт француз
Ватандашлыгы Франция патшалыгы
Һөнәре музыка

Тормыш юлы үзгәртү

Озак еллар дәвамында Нотр-Дам де Пари чиркәве һәм аның каршында барлыкка килгән композиторлар мәктәбе белән җитәкчелек иткән. Аның исеме безгә күбрәк органумнар, дөресрәк, киң колачлы дүрттавышлы (квадрупльләр) «Viderunt omnes» и «Sederunt principes» авторы буларак мәгълүм.

Иҗаты үзгәртү

Шул чорлардагы киң таралган ике тавышлы Леонин музыкасын әкренләп Перотин керткән өч-дурт тавышлы әсәрләр алмаштыра. Гомумән, бу әсәрләрнең көй байлыгы һәм колористик үзенчәлеге игътибарны җәлеп итә. Совет музыка белгече К. Розеншильд сүзләре буенча «Перотин дискантлары – соңгы урта гасырларның "Ләззәт поэмалары"».

Органумнардан башка Перотин исеме белән ике кондуктлар бәйләнешле: бер тавышлы «Beata viscera», ике тавышлы «Dum sigillum summi Patris» һәм өч тавышлы аллилуйялар («Alleluia. Posui adiutorium» һәм «Alleluia. Nativitas»). Кайбер исемсез теркәлгән әсәрләр стиль һәм композиция үзенчәлеге нигезендә Перотин язмалары буларак фаразлана.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. Бөек Перотин (fr.)


 
Alleluia Nativitas кулъязмасы