Паскаль (программалау теле)
Паскаль (ингл. Pascal) — иң танылган программалау телләренең берсе[1], мәктәпнең өлкән сыйныфларында һәм югары уку йортлының беренче курсларында программалаштыруны өйрәтүдә киң кулланыла. Шулай ук башка телләргә нигез булып тора.
Тарихы
үзгәртүПаскаль телен Никлаус Вирт 1968—1969 елларда, Алгол-68 телен ясау комитетында канашканнан соң, яссый. Телгә исем, дөньядагы бернче кушу машинасы ясаган, танылган француз математигы, физигы һәм фәлсәфәчесе Блез Паскаль хөрмәтенә бирелгән. Виртның тел турында беренче мәкаләсе 1970 елда басыла. Мәкаләдә ясалу максатын автор зур булмаган һәм эффектив тел булдыру дип атый. Шулай ук телгә, структуралы программалаштыру алымын кулланып, яхшы программалаштыру стиленә өйрәтү вазифасы йөкләнә.
Hello, world!
үзгәртүПаскальда программалар махсус program
сүзеннән һәм анын артыннан баручы программаның исеме белән нокталы өтердән башлана(кайбер диалектларында мәҗбүри түгел). Паскальда блоклар begin
һәм end
сүзләре белән бүленә. Операторлар нокталы өтер белән аерыла. Соңгы end
тан соң, программаның тәмамлануын күрсәтүче, нокта куела. Баш яки язма хәрефләр Паскальда аерылмыйлар.
Паскаль телендә иң гади программа:
program p;
begin
end.
Программа бер гамәл дә башкармый (операторлар блогы буш).
Экранга «Hello, world!» юлы чыгаручы программа үрнәге:
begin
writeln('Hello, World!'); { юллар чыгару операторы }
end.
Искәрмәләр
үзгәртүБу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|