Париж — Шарль-де-Голль һава аланы
Париж — Шарль-де-Голль һава аланы (фр. L'aéroport de Paris-Charles-de-Gaulle, яки Руасси — Шарль-де-Голль (фр. Roissy-Charles-de-Gaulle), tat.lat. Parij — Şarl-de-Goll hawa alanı (үле сылтама)) — Аурупаның иң зур һава аланы, Парижтан 25 километрда көньяк-көнчыгышрак Иль-де-Франс төбәгендә урнаша, Франциянең төп һава аланы.
Пассажир әйләнеше буенча Дөньяның иң эре һава аланнары исемлегенә керә. Пассажир әйләнеше - 60 970 551 кеше (ел).
Һава аланы тарихы 1974 елда башлана.
Генерал, Франция президенты, антифашист каршылыгы җитәкчесе Шарль де Голль истәлегенә исемләнә.
Париж — Шарль-де-Голль һава лиманында сигез һавабинасы бар: 1, 2A, 2B, 2C, 2D, 2F, 2E, 3. Икенче Терминал Air France авиаширкәте өчен төзелә.
Air France авиаширкәтенең төп күчереп утырту ноктасы (хаб). Һәр көнне 100 артык авиаширкәт 1400 очыш ясый. Бер көндә 150 000 пассажирга хезмәт күрсәтә.
Һава аланына барып җитү: Париж — Шарль-де-Голль һава лиманында ике тимер юл мәүкифе «Aeroport Charles-de Gaulle 1» һәм «Aeroport Charles-de Gaulle 2-TGV» бар.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://presse.groupeadp.fr/strongnomination-au-sein-du-groupe-adp-strongbrbr — 2018.
- ↑ Trafic du mois de décembre et de l'année 2023 — 2024.
- ↑ https://store.aci.aero/wp-content/uploads/2018/05/2014_Traffic_Report_sample.xlsx
- ↑ Paris-Charles de Gaulle fête ses 50 ans d'Histoire et d'innovation
- ↑ Интерфейс программирования приложения YouTube