Пакистанда Пәнҗабта Һинд дине
Һинд дине Пакистанның Пәнҗаб провинциясендә азчылык дине булып тора, аның тарафдарлары булып халкының якынча 0,2%-ы тора. Пәнҗабта Пакистанда Синдһтан соң Һиндуларның иң зур саны яши.[1] Һинд дине күбесенчә Рәхим Яр Хан районы һәм Баһавалпур районы Көньяк Пәнҗаб районнарында таралган.[2]
Тарихы
үзгәртүИң борынгы һәм изге Һинду тексты Риг Веда Һинд елгасы ярларында хәзерге көн Пакистан (һәм Һиндстанның) Пәнҗаб төбәгендә безнең эрага кадәр 1500 елда тезелгән булган дип ышаныла.[3] Пәнҗаб төбәге Маһабһаратамда еш очрый.[4][5] Тарихи рәвештә, Пәнҗаби Һиндулары Һинд диненең брахманик булмаган формасы тарафдарлары булган.[6] Мултанда Праһладпури гыйбадәтханәсе Праһлада тарафыннан Нарасимһа ихтирамына төзелгән булган дип ышаныла.[7] Пәнҗабта яшәгән Пәнҗаби Һиндуларының мәдәниятләренә һәм тормыш стиленә Сикхчылык йогынты ясаган. Нанакпатһилар алар Сикх гуралары, Гуру Нанак тәгълиматы тарафдарлары.[8] 1900-ынчы елларга, Көнбатыш Пәнҗаб (Пакистанның хәзерге Пәнҗаб провинциясе) күбесенчә мөселман булган һәм Мөселман Лигасы һәм Пакистан Хәрәкәте яклы булган. Пакистан барлыкка килүдән соң якынча 3 миллион Пәнҗаби Һинду Һиндстанга күчкән.[9][10][11]
Демография
үзгәртү2017 ел Пакистан халык санын алу буенча, Һинд дине тарафдарлары булып халыкның 0,19%-ы яки 2 лакх (200 000) кеше булып тора 11 000 таблицадагы каста Һинд дине тарафдарын кертеп.[1] Шулай да Пакистан Һинду Шурасы буенча, Пәнҗабта 349 230 Һинду бар. [12] Пакистан сайлауларында дини азчылык фаразлары буенча Пакистанның 11 районында 50 000 яки күбрәк Һинд дине тарафдары бар. Боларның барысы да Пәнҗабта Рәхим Яр Хан районыннан башка Синдһта һәм ул Пәнҗабта халкының 2%-тан күбрәге Һинд дине тарафдарлары булган бердәнбер район.[13]
Пәнҗабта Һинд дине тарафдарларының якынча 90%-ы Рәхим Яр Хан районында һәм Баһавалпур районында яши.[14]
Пәнҗаб районнары | Һинд дине тарафдарларының проценты |
---|---|
Рәхим Яр Хан | 3.12% |
Баһавалпур | 1.12% |
Җәмәгать тормышы
үзгәртүПәнҗабта Һинд дине тарафдарлары күбесенчә Көньяк Пәнҗаб районнарында тупланып яшиләр. Өйрәнү буенча Көньяк Пәнҗабта таблица кастасы Һиндуларның күпчелеге (86.5%) дискриминациягә дучар булган. Өйрәнү буенча Рәхимьяр Хан районнарында респондентларның күпчелеге (91,5%-ы) сәяси фиркаләр аларга әһәмият бирми дип ышанган.[15] Үзәк Пәнҗабта Һиндуларның саны бик түбән, һәм күп Һиндулар Сикх кызларына өйләнгән һәм киресенчә. Һиндулар һәм Сикх җәмәгате арасында үзара гаилә корулар анда бик еш очрый.[16] Һинду кызларын көчләп башка дингә күчерү Һинду җәмәгате очраган проблема булып тора. Азчылык Хокуклары Комиссиясе игъланы буенча Көньяк Пәнҗабта көчләп башка дингә күчерүләр һәм көчләп туй ясаулар саны арта, аеруча Рәхим Яр Хан районында һәм янәшә даирәләрдә.[17] Пәнҗабта Һинду өйләнүләре 2017 Һинду өйләнүләре акты буенча теркәлә.[18][19]
Сәясәт
үзгәртүПәнҗаб Ассамблеясында мөселман булмаганнар өчен сигез резервланган урын бар һәм аларның күбесе христиан.[13] 1997 елда Сетһ Бһарта Рам Пәнҗаб Провинция Ассамблеясында азчылыклар өчен резервланган урынга сайланган беренче Һинду булган. Бары тик 16 елдан соң башка Һинду әгъзасы Канҗи Рам провинциаль ассамблеяга сайланган булган.[20][21] Хәзерге вакытта 17-енче Пәнҗаб провинция ассамблеясында Һинду әгъзасы юк.
Һиндулар Рәхим Яр Хан районында ассамблея урыннарында әһәмиятле сайлау роле формалаштыралар.[13]
Гыйбадәтханәләр
үзгәртү-
Берничә дин изге урыны Баба Рам Тһаман.
Пакистанда Пәнҗаб провинциясендә мандирлар күп һәм аларның күбесе берничә дин җәмәгате өчен табыну урыны булып тора. Шуларның әһәмиятлеләре:
Шулай ук карарга мөмкин
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 SALIENT FEATURES OF FINAL RESULTS CENSUS-2017 (PDF). әлеге чыганактан 2021-08-29 архивланды. 2021-11-01 тикшерелгән.
- ↑ Population Distribution by Religion, 1998 Census. әлеге чыганактан 2018-12-26 архивланды. 2021-11-01 тикшерелгән.
- ↑ Rigveda | Hindu literature.
- ↑ Needham, Joseph (2004). Within the Four Seas: The Dialogue of East and West. Routledge. .
- ↑ Kulke, Hermann; Rothermund, Dietmar (2004). A History of India (4th ed.). Routledge. .
- ↑ Eaton, Richard Maxwell, 1940- ... (2006). Essays on Islam and Indian history. Oxford University Press. . .
- ↑ MacLagan, Sir Edward (1926). Gazetteer of the Multan District, 1923–24 Sir Edward Maclagan, Punjab (Pakistan). pp. 276–77. https://books.google.com/books?id=LBBDAAAAYAAJ.
- ↑ Navjot Singh Sidhu thinks there are 14 crore Sikhs in India instead of 2.4 crore (en).
- ↑ Salamat, Zarina (1997) (in en). The Punjab in 1920's: a case study of Muslims. Karachi: Royal Book Company. pp. 145. . .
- ↑ Banerjee-Dube, Ishita; Dube, Saurabh (2009) (in en). Ancient to modern: religion, power, and community in India. New Delhi; Oxford: Oxford University Press. . . https://www.worldcat.org/title/ancient-to-modern-religion-power-and-community-in-india/oclc/302183130.
- ↑ The partition of India and retributive genocide in the Punjab, 1946–47: means, methods, and purposes. әлеге чыганактан 2021-04-14 архивланды. 2021-11-01 тикшерелгән.
- ↑ Hindu Population (PK) – Pakistan Hindu Council (en-US). әлеге чыганактан 2018-03-15 архивланды. 2021-11-01 тикшерелгән.
- ↑ 13,0 13,1 13,2 Aqeel, Asif (1 July 2018), "Problems with the electoral representation of non-Muslims", Herald (Pakistan), retrieved 21 May 2021
- ↑ District wise census. әлеге чыганактан 2021-08-04 архивланды. 2021-11-01 тикшерелгән.
- ↑ Shah, Zulfiqar (December 2007), Information on Caste Based Discrimination in South Asia, Long Behind Schedule, a Study on the Plight of Scheduled Caste Hindus in Pakistan (PDF), Indian Institute of Dalit Studies (IIDS) and International Dalit Solidarity Network (IDSN), retrieved 21 May 2021
- ↑ Javaid, Maham (18 August 2016), "State of fear", Herald (Pakistan), retrieved 21 May 2021
- ↑ Zahid Gishkori. Intolerance growing in South Punjab: Report (3 September 2012).
- ↑ Pakistan Senate passes landmark Hindu marriage bill (18 February 2017).
- ↑ Kalbe Ali. NA finally passes Hindu marriage bill (27 September 2016).
- ↑ ECP announces by-polls on vacant seats, www.pakistantoday.com.pk. 27 гыйнвар 2018 тикшерелде.
- ↑ Hindus get representation in Punjab Assembly of Pakistan after 16 years, India Today (13 June 2013). 27 гыйнвар 2018 тикшерелде.